Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач Сабан туенда кемнәр бүләкләнгән?

Котлыйбыз!

Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнделәр:

  • Күпьеллык намуслы хезмәте һәм Республикада кулланучылар кооперациясе системасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен «Чепья» кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Шәйхетдинов Хәйретдин Гаяз улы;
  • Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен муниципаль бюджет «Киноучреждениесе» директоры Михайлов Радик Тихонович;
  • Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәбиуллин Фирдәүс Рафаил улы;
  • Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлеген арттыруга лаеклы өлеш керткәне өчен «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән Шубан авыл җирлеге башлыгы Васильева Сәгурә Зәкәрия кызы бүләкләнә.

Мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен «Балтач авылара үзәк китапханәсе» учреждениясенең директоры Зарипова Резида Мөдәрис кызынаТатарстан Республикасының «Атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исеме  бирелде.

Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеше керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Тимирязев исемендәге җаваплыгы чикләнгән җәмгыятенең нормалар билгеләүче Закирзянова Ркия Зиннәт кызына «Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» мактаулы исеме  бирелде.

Мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен «Балтачның үзәкләштерелгән авыл клублары системасы» учреждениясенең Балтач мәдәният үзәгенең сәнгать җитәкчесе Атабаева Наилә Әсхәдулла кызына Татарстан Республикасының «Атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исеме  бирелде.

Авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Смәил» авыл хуҗалыгы предприятиясе" җаваплыгы чикләнгән җәмгыятенең баш зоотехнигы Нәбиев Азат Таһир улына «Татарстан Республикасының Атказанган зоотехнигы» мактаулы исеме  бирелде.

Агросәнәгать комплексында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы Министрлыгы Мактау Грамотасы белән бүләкләнделәр:

  • “Сорнай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең ашлык амбары мөдире Фазылҗанов Рәфхәт Әхмәтҗан улы;
  •  “Борнак” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең директоры Нәҗипов Рәфкат Нәкыйп улы;

Агросәнәгать комплексында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы Министрлыгы Рәхмәтен белдерде:

  • «Борбаш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең баш агрономы Гыйлметдинов Искәндәр Исмәгыйль улына; 
  • Тимирязев исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең баш зоотехнигы Нуриев Шамил Барый улына;
  • «Смәил» авыл хуҗалыгы предприятиясе" җаваплыгы чикләнгән җәмгыятенең тракторчысы Гарифҗанов Рафил Мансур улына;
  • «Маяк» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең баш ветеринария табибы Хәертдинов Марат Сәләхетдин улына;
  • «Мелиоратор» Балтач җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең тракторчысы Габбасов Раушан Закирҗан улына;
  • «Игенче» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Зиятдинов Булат Бакый улына;
  • «Активист» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Зәкиев Рафил Наил улына.


Районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне өчен «Балтач муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» медале белән Балтач бистәсендә яшәүче, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең хезмәт ветераны — Гарипов Мәсхүт Мәхмүт улы бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев