Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач үзәк балалар китапханәсендә Әниләр көнен билгеләп үттеләр (фото)

Әлеге күркәм бәйрәмгә багышланган чаралар циклын башлап җибәреп, 22 ноябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә «Әнием, ягымлым син, назлым» дигән исем астында бәйрәм чарасы узды.

Әле ноябрь бетеп тә житмәде, җил-бураннарын уйнатып, кызу-кызу гына Җиргә кыш килеп җитте. 

Бураннарга уралып, аклык-сафлык тараткан карларга ияреп, бик жылы, якты, наз бөркеп торган бер бәйрәм якынлашып килә. Ул — Әниләр бәйрәме.

Әлеге күркәм бәйрәмгә багышланган чаралар циклын башлап җибәреп, 22 ноябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә «Әнием, ягымлым син, назлым» дигән исем астында бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмгә Балтач гимназиясенең 7 — Б сыйныфы укучылары, аларның әниләре килде. 

Укучылар газиз кешеләренә шигырьләр, җырлар бүләк иттеләр, үзләре төшергән «Котлаулар бәйләме» һәм «Күзләрдән таныйсыңмы?» видеороликлары белән сөендерделәр. Китапханә хезмәткәрләре әзерләгән берсеннән-берсе күңелле, мавыктыргыч уеннар, биремнәр дә әниләрнең күңеленә хуш килде.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев