Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач балалары рәсемне оста ясый (фото)

Районыбызда яшәүче 5 яшьтән югары булган китап укучыларыбыз Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган VI Республика балалар рәсеме һәм плакаты бәйгесендә катнаштылар. Республикага 22 баланың эше җибәрелде.1июнь көнне бәйгенең нәтиҗәләре билгеле булды.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар номинациясендә Балтач үзәк балалар китапханәсе китап укучысы Балтач бистәсенең 2 номерлы балалар бакчасы тәрбияләнүчесе Мөхәммәтгалиев Сәгыйть "Җиңү танкы" дип исемләнгән эше белән үз яшьтәшләре арасында беренче урынга лаек булды.
7-11 яшьлек балаларның эшләре арасында Карек-Серма авыл китапханәсе китап укучысы Шестаков Виталий"Мы помним и гордимся ими" дип аталган эше белән 3 урынга лаек булды.

12 яшьтән югары балалар номинациясендә барлык призлы урыннарны да безнең район балаларында. Арбор авыл китапханәсе китап укучысы Мортазина Гөлшатның "Яу кырында" дип аталган эше 1урынга лаек булды. Шода авыл китапханәсе китап укучысы Хадиева Иделиянең "Җиңү язы"исемле эше - 2, Балтач үзәк балалар китапханәсе китап укчысы, Балтач урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Гайнетдинова Энҗенең "Победа! 1941-1945" дигән эше 3 призлы урынга лаек булды.

Китап укучы балаларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм алда да бәйгеләрдә катнашырга чакырып калабыз, дип хәбәр итәләр үзәк китапханә хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250