Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач эшмәкәрләре... яклауга мохтаҗ?(+фото)

"Без кайда юк - шунда яхшы" дигән гыйбарәнең хаклыгына яши-яши ышанасың. Менә шушы көннәрдә генә район прокуратурасының актлар залында район җитәкчеләре, прокуратура, эчке эшләр бүлеге, ведомствоара тикшерү-контроль органнары вәкилләре, эшмәкәрләр катнашында зур сөйләшү булды.

Биредә күтәрелгән проблемаларны бер яклы бизмәнгә салсаң, "ярый әле мин эшмәкәр дә, сәүдәгәр дә түгел, ач тамагым, тыныч колагым, бездән дә бәхетле кеше юк икән", дип сөенерлек. Әмма... үлчәү тәлинкәләре ике яклы шул, түгәрәк өстәл формасында үткән әлеге сөйләшүдә дә алтын урталыкны табарга тырыштылар.

- Безне нәрсәгә монда җыйдылар икән, прокуратура белән куркытырга мәллә исәпләре, хакимияттә үткәрсәләр, әйбәтрәк буласы иде дә, - дип шик-шөбһәләре белән уртаклашты эшмәкәр Нурания ханым Гыйльмуллина, бу очрашуның үз үтенече буенча үткәрелүен яшермичә. - Юкса, безне бер дә җыймыйлар (ел башында үткән очрашуны белмичә, катнашмыйча калган булып чыкты Нурания апа - Г.Г.)...

Ә сөйләшер сүзләре, проблемалары, дөрестән дә, шактый җыйналган. Эшмәкәрләрдә дә, каршы якта да. "Аңлашылмаучылыклар күп, безгә дә, район эчке эшләр бүлегенә дә соңгы вакытта шикаятьләр күп килә, үзара гауга-талашлар булмасын иде. Бүген бөтенесе турында аңлашып сөйләшер өчен җыйналдык", - дип башлады кереш сүзне район прокуроры Айрат Низамиев (очрашуның шушы форматта үтүе аның инициативасы диделәр). Сөйләшү "Эшмәкәрләрнең хокукларын яклау мәсьәләләре"нә багышланган иде.

Иң элек шунысын әйтергә кирәк, эшмәкәрләрнең: "Районда безгә "яшел ут" юк", - диюләре белән килешәсе килмәсә дә ("яшел ут" булмаса, сәүдәләре бу кадәр киңәя алмас иде, мөмкинлек булмаса, тырышлык белән генә дә берни эшләп булмавы бәхәссез - ә бу сөйләшүдә нәкъ менә районда иң эре сәүдә челтәрләре булган Нурания Гыйльмуллина, Асия Закирова, Гөлфия Нәсыйховалар катнашты), тикшерүләрдә хилафлыклар булу, урынсыз шикаятьләр, конкуренциянең зурлыгы һәм көннән-көн артуы, таләпләрнең барлык сәүдә челтәрләре-нокталарына да бердәй булмавы (яки куелган таләпләрнең бердәй үтәлмәве) эшләренә дә комачаулык ясый, урынлы ризасызлык та тудыра.
Әйтик, бу "өчлек"нең барлык кибетләре урнашкан биналарның территориясе - җире канунда каралган тәртиптә рәсмиләштерелгән булса, әле районда башка максатта төзелеп тә, бүген кибетләр булып гөрләп эшләүче биналар, машина куярга махсус урыны-уңайлыгы булмаган, территориясе, биналары архитектура таләпләренә туры килмәгәннәре дә бихисап. Андыйларга тиешле органнар тарафыннан кисәтү хатлары җибәрергә, алай да үзгәреш булмаса, чаралар күрергә дип килештеләр. Эшмәкәрләр сөйләгәннән шунысы да аңлашылды: еш кына алар тиешле юридик белем, мәгълүмат булмау сәбәпле, нәкъ менә юридик мәсьәләләрдә каршылык-кыенлык белән очраша икән. "Теләсә нинди сорау белән миңа да, урынбасарыма да мөрәҗәгать итә аласыз, без ярдәмгә килергә әзер. Әмма иң яхшысы үзегездә белемле юрист булдыру, бу сезнең хәлегездән килә. Сезгә инде башка югарылыкка күчәргә вакыт", - диде Айрат Шәкертҗанович.

Конкуренция, көндәшлек буенча да сораулар, үтенечләр күп булды. "Нигә районга зур сәүдә челтәрләрен кертәсез, ник башка район, төбәкләрне тыймыйсыз?" - дигән үтенечкә район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров: "Аңлагыз, без район чикләрен яба алмыйбыз", - дип җавап бирде. Дөрестән дә, базар - базар инде, монда бит сәүдәгәрнең генә түгел, сатып алучыларның да хокуклары бар һәм ул үз "кесә"се мөмкинлек биргән сәүдә ноктасына йөрергә, вакытлыча һәм берничә генә товарга гына булса да ташламадан файдаланырга, үз теләге буенча очсызырак товарны сайларга һәм башкасына да хокуклы.
Көндәшләрне кемдер кулы белән юлдан алып атарга түгел, алар белән гадел итеп, аяк терәп тартышыр өчен, бәлки башкаларга да сатып алучыны кибетләргә күпләп тартуда отышлы булган бу ысулларны практикага гына кертергә кирәктер (әйтик, шул ук аерым көннәрдә аерым товарларга яки аерым категорияләргә ташламалар)? "Аларда - шулай, боларда - болай, ник чара күрмисез?" дигән моң-зарлардан гына да берни үзгәрми, аңа колак салсыннар өчен тиешле органнарга язмача яки электрон вариантта хәбәр итәргә кирәк. Бу кадәресе эшмәкәр-сәүдәгәрләргә дә, сатып алучыларга да кагыла. "Бер генә шикаять тә, үтенеч тә игътибарсыз калмый, әле кабат-кабат та тикшерәбез", - диде хокук сагында торучы органнар вәкилләре. Кыскасы, ике як та үз фикерләрен, тәкъдимнәрен әйтте. Мин исә сатып алучыларның ихтыяҗын да истә тотып язарга тырыштым. Бер мәгълүм мультфильм герое әйткәндәй: "Әйдәгез, дус яшик!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250