Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач район башлыгы әти-әнисенә «Хезмәт» бүләк итте (фото)

Массакүләм мәгълүмат чараларына язылу кампаниясе кысаларында «ТАТМЕДИА» агентлыгы 2016 елның беренче яртыеллыгында «Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр» дип аталган социаль акция игълан итте. Әлеге акциядән файдаланып, район башлыгы Рамил Нотфуллин да бистәбезнең Ибраһимов урамында яшәүче әти-әнисен «Хезмәт» газетасына яздырды.

- Минем фикеремчә әлеге акция бик актуаль. Ни өчен дигәндә, элеккеге буын кешеләре газета-журналларның басма вариантын укып өйрәнгән. Шуңа да вакытлы матбугатка яздырып без кадерлеләребезне куандыра алабыз икән, нишләп әле моны эшләмәскә?! Әнием Мәүлиха һәм әтием Рашит «Хезмәт»нең даими укучылары, алар озак еллардан бирле район газетасы белән бергә атлап яшиләр. Өйләренә газета-журналлар килүгә, район газетасын иң беренче укыйлар, - диде Рамил Рашитович.


Районыбыз башлыгы үрнәгендә калган җитәкчеләр дә әти-әниләрен, якыннарын, туганнарын «Хезмәт»ебезгә яздырып, олуг куанычлар бүләк итә алалар. Гадәттәгечә подписканы почта хезмәткәрләре аша яисә "Госуслуги порталы" аша - электрон рәвештә яздырып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250