Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач районында сайлаулар сайлаучыларныӊ актив катнашуында узды

Балтач районында Россия Федерациясенеӊ Дәүләт Думасына сайлаулар барышында барлыгы 33 сайлау участогы эшләде, шуларның дүртесе Балтач шәһәр җирлегендә, ә калганнары 17 авыл җирлегендә урнашканнар иде. Бүген кичке сәгать 8дә сайлау участоклары үзләренен ишекләрен яптылар.

Бу аларныӊ эшләре тәмамлану түгел, ә эшнеӊ тагын да җаваплы өлеше - бюллетеньнәрне санау, кайсы партиягә һәм кандидатка кем күпме тавыш биргәнне ачыклау башлануын белдерә. Районда, киткән һәм килгәннәрне кертеп, 25 785 сайлаучы теркәлде, шуларның 253е - беренче тапкыр тавыш бирүчеләр. Территориаль сайлау участогы хәбәр иткәнчә, яшь сайлаучыларныӊ барысы да тавыш бирүдә катнашканнар. Беренче мәгълүматлар буенча Балтач районы буенча сайлау участокларына барысы 25 270 сайлаучы килгән, бу барлык сайлаучыларныӊ 98 проценты. Шеӊшеӊәр, Иске Көшкәт, Шубан сайлау участокларында кичке сәгать алты да ук исемлектә булган барлык сайлаучылар сайлауга килеп, тавыш бирүдә канташканнар. Төгәл саннарны Балтач территориаль сайлау комиссиясе нәтиҗәләр турында рәсми төстә белдергәч Сезгә җиткеребез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250