Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач районында сайлаулар тыныч кына бара

Балтач районында РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау билгеле бер тәртиптә, тыныч кына бара, канун бозу очраклары юк. Һәрбер сайлау участогында да иминлекне саклау мәсьәләләре кайгыртылган, тәртип бозулар күзәтелми.

- Бүген гадәттәгедән тыш көчәйтелгән режимда эшлибез, - ди районның эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов.- Барлыгы 34 полиция хезмәткәре сайлау участокларында тәртип сагында тора. Сайлаулар уңышлы тәмамланачагына иманым камил.

Балтач районында 33 сайлау участогы оештырылды. Бүген ул участокларда барлыгы 198 күзәтүче эшли. Шуның 33е "Бердәм Россия", 33е ЛДПР, 33е "Гадел Россия", 33е "Россия Коммунистлары" Коммунистлар партиясе, 33е КПРФ, калган 33е Идел буе бермандатлы сайлау округыннан кандидат Фатыйх Сибәгатуллинның күзәтүчеләре.

- Күзәтүчеләрнең берсе дә канәгатьсезлек белдерми, сайлауларның канунда каралганча узуын алар үз күзләре белән күрә, районда сайлауларның оешкан төстә баруларын таный, - ди Балтач районының сайлау комиссиясе рәисе Равил Кәримов.

Һәр гражданин сайлау участогына килеп, тавыш бирүне үзенең гражданлык бурычы дип саный, үз тавышының республикабыздагы мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә чагылыш табасына ышана.

- Безнең районда яшәүче гражданнар, сайлау хокукына ия булган яшьтән алып иң өлкәненә кадәр сайлауларда актив катнаша, - ди районның иҗтимагый совет рәисе Вакыйф Зәкиев сайлау барышын күзәтеп, сайлаучыларның кәефләре белән кызыксынганнан соң. - Сайлаулар һәрчак аңлашып, тиешле тәртиптә башкарыла. Бүген дә һәрбер сайлаучының күңеле шат, үзләрен бәйрәмгә килгәндәй хис итәләр, хәтта гаиләләре белән бергә килүчеләр бар, димәк, яшь буын да сайлауларның әһәмиятен аңлап үсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250