Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач суды вертолет пилоты эшендә нокта куйды

2015 елның 7 сентябре көнне Балтачта РКБдан ашыгыч операция ясарга кайтучы Казан табибы утырган вертолет - "Робинсон" R-44 каты утырыш ясый. Бәхеткә, очучы һәм пассажир зыян күрми.

Әмма вертолет килгән зыян аркасында төзәтүгә ярамый торган хәлгә килә. Нәтиҗәдә "Авиасервис" җәмгыяте 14 миллион сумлык зыян күрә.

Пилотка карата җинаять эше ачылган, тикшерү нәтиҗәләре буенча очучы гаепле, ул вертолетны утыртуда хата җибәргән дип табылган иде. Кичә әлеге җинаять эше Балтач район судында хәл ителде. Пилот үзен гаепле танып, 14 миллион сумлык зыянны каплаганы һәм ике як килешү нигезендә әлеге җинаять эшенә нокта куелды.


Чыганак: prokazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250