Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачлылар Америкада да югалмыйлар

- Ленар, Сезнен турында газетабызда һәм сайтыбызда мәгълумат чыккач, кызыксынучылар күп булды. Үзебезнеӊ районда, Салавыч авылында туып-үскән, гап-гади авыл егете ничек итеп Америка Кушма Штатларына барып урнашты икән, дип тә сорыйлар. Бу мәсьәләгә ачыклык кертеп китик әле. - 2011 елда студентлар өчен булган Work & Travel пррограммасы аша беренче тапкыр...

- Ленар, Сезнен турында газетабызда һәм сайтыбызда мәгълумат чыккач, кызыксынучылар күп булды. Үзебезнеӊ районда, Салавыч авылында туып-үскән, гап-гади авыл егете ничек итеп Америка Кушма Штатларына барып урнашты икән, дип тә сорыйлар. Бу мәсьәләгә ачыклык кертеп китик әле.
- 2011 елда студентлар өчен булган Work & Travel пррограммасы аша беренче тапкыр Америкада булдым, ә инде икенче тапкыр монда килү бәхете 2013 елда елмайды. Шушы сәяхәтләрем вакытында хыялымда якындагы тормышымны нәкъ Америка Кушма Штатлары белән бәйләячәгемне аӊладым. Хыял бер нәрсә, ә аны тормышка ашыру икенче мәсьәлә. Шуныӊ өчен Казан культура институтын тәмамлауга, Америкада яшәр өчен рөхсәт мөмкинлеген (вид на жительство) юлларга керештем.
Чит илдә тору мөмкинлеге мине куркытмады. Ике тапкыр бу илдә булу вакытында нинди җиргә барасымны яхшы төшендем, аралашу да минем өчен киртә түгел иде. Иӊ авыры - Салавычта яшәүче әтием һәм әниемнеӊ ризалыгын алу иде. Әти-әни гади авыл кешеләре, үзләренеӊ тырыш хезмәтләре белән тормышны өстерәп баралар. Ниндидер чит илләргә чыгу түгел, республикабыздан читкә чыгу да аларга бик тәтеми иде. Китәргә уйлавымны әйткәч, алар икәүләп телсез калдылар, ничек инде газиз балалары океан артына, ерактагы Америка Кушма Штатларына китә?! Аллага шөкер, тынычлангач, алар мине аӊладылар һәм үзләренен хәер-фатихаларын бирделәр. Аларныӊ ризалыгын алу минем өчен зур җаваплылык та, чөнки аларныӊ миӊа ышанычы күӊелгә тынычлык иӊдерде. Шулай итеп мин монда - Америка Кушма Штатларына килдем.
- Баруында барып булыр, әмма эш табу мәсьәләсе җиӊелләрдән түгел, дип беләм….
Чит илдән килүчеләр барысы да инглиз телен белүгә тест бирергә тиешләр. IT-өлкәдә эшләүчеләр логика буенча өстәмә имтихан да узарга бурычлы. Ә эш мәсьәләсенә килгәндә, син моны үзеӊ табарга тиеш. Менә шуннан башлана инде, телефоннан сөйләшүләр, скайп-интервьюлар уздыру һәм таләпләргә туры килсәӊ - менеджер һәм коллектив белән очрашу, сине бәяләү процессы. Бу очракта кешеләр белән аралашу, коллективта аралашуда мөнәсәбәтне җайга салу шикелле сыйфатлар югары бәяләнә. Компания үз сафларына яӊа кешене алганда, аныӊ киләчәктә һәркем белән аралаша, фикерләшә алырга тиеш, дип саный, чөнки аныӊ киләчәк үсешендә һәркемнеӊ уртак омтылышы булырга тиеш.
Үземә килгәндә, эш шартлары бик уӊай: офиста ял итү бүлмәсе, гамак, барлык ашау, тәм-том белән тутырылган суыткыч бар. Минем хезмәт вазифам «quality assurance engineer», дип атала. Ул ирекле сатуга чыга торган мобиль кушымталарга тестлар үткәрү белән бәйле. Әгәр мине һәм хезмәттәшләремне бу кушымта кәнәгатьләндерә икән, без сатуга чыгарырга рөхсәт бирәбез.
- Эш эш инде ул, ә менә америкалылар үзләре нинди соӊ?
- Барлык америкалылар да һәркемгә дустанә мөнәсәбәттә, ниндидер ярдәм кирәк булса, сорап тормыйча, ярдәм кулы сузалар. Монда яшьтән, кеше тәненеӊ нинди төстә булуына карамастан, һәркемнеӊ тигез икәнлеген, һәркем ихтирамга лаек икәнлеген аӊга сеӊдереп тәрбиялиләр. Россиягә кайткач мин дә, андагы кебек, урамда һәркемгә елмаеп йөри башлаган идем, очраган кешеләрнеӊ күз карашларында «бу бик дөрес кеше түгел бугай», дигән фикернеӊ чагышылын тапкач, тиз туктадым. Ә монда алай түгел.
Америка - гуманлы дәүләт. Бу дәүләт һәркемгә яшәр өчен, үсәр өчен тигез мөмкинлекләр тудыра. Монда кешеләр арасында ышаныч бар: кайбер урыннарда, кибетләрдә сакчылар, хәтта сатучылар да юк, керәсеӊ, кирәк әйбереӊне аласыӊ, акчаӊны түләп чыгып китәсеӊ. Мин монда ике тапкыр үз әйберләремне югалттым, беренчесендә кәрәзле телефонны, аннан соӊ акча янчыгымны. Икесендә дә әйберләремне тапкан кешеләр мина аларны ниндидер шартлар куймыйча, үзләре мине табып, кире кайтарып бирделәр.
- Безнеӊ илдән килүчеләр, бигрәк тә татарлар бармы?
- Һәр адымда очрап тормасалар да - бар. Күбесе белән интернет, телефон аша аралашабыз. Ниндидер ярдәм кирәк булса, һәрвакыт булышырга тырышам. Кемдер тиз генә эш урыны таба алмый, кемнеӊдер вакытлыча яшәр урыны юк. Минем фикеремчә, син кайда гына яшәсәӊ дә, үзеӊнеӊ нинди милләт кешесе икәнеӊне онытырга ярамый. Америка Кушма Штатларында һәм Канадада яшәүче милләттәшләребезне берләштергән «Кардәшлек» оешмасын төзүдә дә актив катнаштым. Бергә-бергә очрашулар, концертлар, «Сабантуйлар» үткәрәбез, татар халкыныӊ тарихы, мәдәнияты белән башка милләт кешеләрен таныштырабыз, үзара ярдәмләшеп яшибез.
- Анда торырга яхшы буса да, туган яклар сагындырадыр әле…
Ничек кенә әле… Мин авылдагы әти-әниемне, туганнарымны, дусларымны сагынып яшим. Авылда үскән вакытта, тәмле итеп сөт белән, тәм-том белән озаклап чәй эчә идек. Әнинеӊ пешергән очпочмагын, пәрәмәчен кайбер вакытта өзелеп ашыйсы килә, әмма… Бер дә булмаганда, сатып алырга монда «Бәхетле» кибете дә юк шул. Хәзер инде иртән кофе эчәргә өйрәндем, башта мин аны ничек моны эчеп була икән, дип уйлый идем. Монда мин, хуштан язып америка футболын карарга, яратырга өйрәндем, үземә, җанатар буларак «Pittsburgh Steelers» исемле команда сайладым, аныӊ уенынан калмаска тырышам. Шулай булса да, мин күӊелемдә үзебезгә кире кайтачагыма ышанып яшим.
- Ленар, безне анда беләләрме?
- Кызганыч, бик аз. Күп америкалы Россиядә Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәре генә бар, дип беләләр. Татарстан турында да белемнәре аз. Әмма соӊгы вакытта җирле матбугатта, телевидениедә Россия турында мәгълумат күбрәк бирелә башлады, гади америкалыныӊ кызыксынуы бар. Якташыбыз, хоккейчы Наиль Якупов интервьюсында милләте татар икәнен кат-кат әйткәч, бик аптырадылар, Россиядә төрле милләт кешеләре һәм төрле дин тотучылар яшәве алар өчен бик сәер тоелды. Әмма мин ышанам, безнеӊ турында әле монда белерләр. Шуныӊ өчен, Америка Кушма Штатларында яшәүче татар милләтеннән булган яшьләр һәркемгә үрнәк булырга, үзләрен бары яхшы яктан гына танытырга тиешләр, лип уйлыйм. Ә хәзергә минем машинаныӊ номерында «татар» сүзе язылган, кызыксынып сорагач, бу минем милләтемнеӊ исеме икәнен, татарлар турында сөйлим, үземчә аӊлатам.
- Ленар, әӊгәмә өчен бик зур рәхмәт! Әле киләчәктә мондый сөйләшүләр булыр, дип көтәбез.
- Рәхмәт! Мөмкинлектән файдаланып, әнием Энҗегә, әтием Ренатка , туганнарыма, авылдашларыма, райондашларыма сәламнәремне юллыйм. Россиядә бу атнада «Әниләр көне» бәйрәм ителә, дип беләм, әниемне шушы олы бәйрәм белән котлыйм, иӊ изге теләкләремне җиткерәм.Исән-сау күрешергә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250