Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачлылар янә җиңүчеләр рәтендә

Бүген Казанда "Хат ташучылар һәм почта элемтәсе бүлекчәләре бәйгесе"нең җиңүчеләрен бүләкләделәр.

"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте матбугат залында узган бүләкләү тантанасында җиңүчеләрне "Татмедиа" генераль директоры Андрей Кузьмин котлады. Тырыш хезмәткәрләргә үз номинацияселәрендә 15 һәм 30 мең сум акча тапшырылды.

Республикакүләм бәйгесе дүрт номинациядә узды. "Иң яхшы авыл почтальоны" номинациясендә Чепьпочта бүлекчәсе хат ташучы Екатерина Зәйнуллина, ә иң яхшы почта элемтәсе бүлекчәсе итеп Урта Көшкәт бүлекчәсе игълан ителде.

Райондашларыбызны әлеге олуг җиңүләре белән ихластан котлыйбыз. Киләчәктә дә эшләрендә уңышлар, үзләренә саулык-сәламәтлек телибез. Гел дә шулай аңлашып, бер-беребезгә терәк булып, бер максатта эшләргә язсын. Рәхмәт хезмәтегезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: почта