Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачның чаңгы трассасы шәхси кулларга күчтеме әллә?

5 гыйнвар көнне балалар, укытучылар,әти-әниләр белән берлектә чана шуарга чыктык. Сабантуй мәйданы тирәсендәге кечкенә генә бер тауда мәш килеп чана шуабыз.

Шулчак яныбыздан чаңгы белән берәү биредә шууыбызга канәгатьсезлек белдереп үтеп китте. Аптырап калдык, әллә чаңгы трассасы шәхси кулларга күчкәнме? Табигать биргән байлыкка чикләү ясарга кемнең хокукы бар?
Без гаиләбез белән спортчылар булмасак та, җәен Кара күлгә су коенырга, кышын трассага чаңгы шуарга еш йөрибез. Инде Кара күлгә керүнең түләүле икәнен язып тормыйм. Халык яратып йөри, чана-чаңгысын шуа икән, нигә дип чаңгы трассына килүчеләргә чикләүләр куярга?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250