Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачның иң яхшы яшь пешекчеләре билгеләнде

«Хыял» яшьләр үзәге икенче ел рәттән «Мастер-шеф» конкурсы үткәреп, анда әлеге һөнәрне үзләренең тормыш юлдашы иткән егет һәм кызларны катнаштырды. Конкурс кысаларында яшь пешекчеләрнең азыкны әзерләү ягыннан осталыкларын гына ачыклап калмыйча, фантазияләренең никадәр киң булуы да тикшерелде. Конкурс өч этаптан торды, аның беренчесендә өйгә эш тикшерелде. Ягъни, җиләк-җимешләрдән эшләнгән композицияне...

«Хыял» яшьләр үзәге икенче ел рәттән «Мастер-шеф» конкурсы үткәреп, анда әлеге һөнәрне үзләренең тормыш юлдашы иткән егет һәм кызларны катнаштырды. Конкурс кысаларында яшь пешекчеләрнең азыкны әзерләү ягыннан осталыкларын гына ачыклап калмыйча, фантазияләренең никадәр киң булуы да тикшерелде.

Конкурс өч этаптан торды, аның беренчесендә өйгә эш тикшерелде. Ягъни, җиләк-җимешләрдән эшләнгән композицияне жюри әгъзаларына тәкъдим итү. Икенчесе - «Кулинар викторина» кысаларында сорауларга җавап бирү. Өченчесе - «Кулинар бәйге». 1 сәгать эчендә өч төрле ризык әзерләү.

Әлеге конкурсны бәяләргә читтән кешеләр чакыртылды һәм алар үз бәяләрен креативлык ягыннан чыгып бирделәр. Катнашучылар үзләренең яшь булуларына да карамастан, виртоуз пешекчеләр булуларын раслап, жюри әгъзаларына берсеннән-берсе тәмле һәм күз явын алырлык ризыклар тәкъдим иттеләр. Бик көчле сынаулар үтеп, Рүзәл Гыйләҗетдинов һәм Гөлүзә Муллагалиевадан торган «Фруктовый рай» җиңүче булып танылды. Икенче урында «Фруктовый сад» (Никита Михайлов һәм Махрэҗамал Баймамедова), өчтә исә «Бәхет кошы» командасы (Искәндәр Муллагалиев һәм Илүзә Каюмова). Командаларны ихластан котлап, «Хыял» үзәге һәм шәхси эшмәкәр Әлфия Мусина истәлек бүләкләре һәм дипломнар тапшырдылар. Ә «Хыял»лар үз чиратында әлеге конкурсны оештыруда үзләреннән зур ярдәм күрсәткән Анатолий Антоновка һәм Нияз Хәкимовка олуг рәхмәтләрен ирештерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250