Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачныӊ Сәйдәшев урамына нигә асфальт җәелми (фото)

Бистәнеӊ Сәйдәшев урамы күпне күргән урам. Монда башта суүткәргечләр даими тишелеп, су акты, аны ямар өчен берничә тапкыр казыдылар.

Бу хәлдән чыгу өчен узган ел бу урамныӊ суүткәргечләрен алыштырдылар, тагын казыдылар. Кыскасы, урамда җайлап хәрәкәт итү дә авыр. Күрше урамнарга асфальт җәелгәндә, бу урам тагы читтә калды. Фикерләү буенча, нәкъ шушы урамга ремонт керегә тиеш иде дә бит. Әмма, бу мәсьәләнеӊ икенче ягы бар икән. Бу турыда район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров җиткерде. - Бу урамныӊ бик начар хәлдә булуын беләбез. Монда, башка урамнарда кебек, өслеккә генә асфальт салып китеп булмый. Фикерләшкәннән соӊ бистәнеӊ бу микрорайонындагы 4 урамны өлешчә ремонтлыйбыз. Ә икенче елга Сәйдәшев урамыныӊ өстен алып, барлык өлешенә яӊадан түшлек булдырып, яӊа юл итеп салырга уйлыйбыз. Югыйсә,бер елдан бу урам тагы йөрерлек хәлдә булмаячак, диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250