Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачның такси йөртүчеләре "самолетта оча"

Редакциябезгә Балтач таксичыларыннан зарланып бер абый шалтыратты.

- Сүзем Балтач таксичылары турында , аларны кем контрольли, нигә алар бернинди законнарга буйсынмыйлар? Кайберләре Балтач эчендә дә, Казанга барганда да, әйтерсең, самолетта оча. Ә бит алар кулында күпме кеше язмышы. Акрынрак йөрегезче, дип кисәтү дә ясап булмый. Кулларында телефон, һәрвакыт сөйләшәләр, нидер күзәтәләр, котларың оча ине барасы җиреңә барып җиткәнче, - ди.

Элеккеге автовокзал каршында таксиларның арткылы-буйлы урнашулары да, балтачлыларны бик борчый. Чөнки бер дә матур күренеш түгел бу, Балтачыбызны бизәми. Бу күренешләргә без ияләнгән инде, ә читтән килгән кешегә алар бик тиз күзгә ташлана. Игътибарлы булсак иде. Юлларда да исән-имин йөрик. Ашыкмыйк. Ялгышлар ясамыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250