Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачның яклауга һәм игътибарга лаек сугыш ятимнәре

"Ветеранны ветеранча кайгырту" ( «Ветерану - ветеранское внимание») акциясе кысаларында, район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин һәм социаль яклау бүлегенең "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре районыбыз җирлегендә яшәүче сугыш чоры ятимнәренең өйләрендә булып, аларга өчпочмаклы хатлар һәм күчтәнәч пакетлар тапшыруларын дәвам итәләр. Менә алар - әтиләре Бөек Ватан...

"Ветеранны ветеранча кайгырту" ( «Ветерану - ветеранское внимание») акциясе кысаларында, район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин һәм социаль яклау бүлегенең "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре районыбыз җирлегендә яшәүче сугыш чоры ятимнәренең өйләрендә булып, аларга өчпочмаклы хатлар һәм күчтәнәч пакетлар тапшыруларын дәвам итәләр.
Менә алар - әтиләре Бөек Ватан сугышында һәлак булган яки хәбәрсез югалган ятимнәрнең берничәсе:
- Бөрбаш авылыннан - Гыйльметдинова Флера Миннехановна (әтисе - Җиһаншин Миннехан);
- Яңа Салавычтан - Билялетдинова Гадния Биляловна (әтисе - Саттаров Билялетдин Саттарович);
- Яңгулдан - Салихова Сания Газизовна (әтисе - Сибагатуллин Газиз);
- Пор Көтәш авылыннан - Захаров Герман Семенович (әтисе - Захаров Семен Алексеевич);
- Урта Көшкәттән - Ермакова Рая Владимировна (әтисе - Аппаков Владимир Ильич);
- Югары Ушмадан - Миронова Лидия Васильевна (әтисе - Афанасьев Василий Иванович);
- Балтач бистәсеннән - Хафизов Харис Гарифович (әтисе - Хафизов Гариф Хафизович);
- Ор авылыннан - Бәхтияров Зилфат Гарифҗанович (әтисе - Бәхтияров Гарифҗан);
- Түбән Кенәдән - Габбасова Әнисә Габбасовна (әтисе - Файзрахманов Габбас Файзрахманович);
- Доргадан - Галимуллина Роза Нигъмәтҗановна (әтисе - Галимуллин Нигъмәтҗан Галимуллович).
Алар - "Әти" сүзен бер тапкыр булса да әйтергә тилмереп үскән, гомере буе кайнар күз яшьләре түккән, китек күңелле, үксез балалар. Олыгайган көннәрендә дә алар кайгыртуга, назга, кадер-хөрмәткә, яклауга мохтаҗ... Бу исемлеккә кергән райондашларыбыз хәзерге көндә дә авыр тормышта яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250