Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта бабайсы оныгына махсус трактор ясаган (фото)

Оныкка иң зур бүләк - махсус ясалган трактор...

Кенәбаш авылында яшәүче Ринат абый Ибәтуллинны тирә-юньдә белмәүчеләр бик аздыр. Заманында җитәкче постларын биләгән авылдашыбыз бүген үзенең эшен булдырып, шуның белән уңышлы шөгыльләнә. Эшмәкәрлек дип кенә акча артыннан кумый Ринат абый, ә изгелекләр кылып, авылдашларын сөендереп тә тора. Узган ел балалар өчен төзелгән мәйданчыкта да аның өлеше зур булды. Балаларны яратуы, аларга бөтен уңайлыкларны тудыруы өчен бүген дә һәрбер бала рәхмәтле үзенә.
Шушы көннәрдә авылдашыбыз тагын бер яңалыгы белән шаккатырды. Ул оныгы Тимерханның туган көненә трактор бүләк иткән. Юк, сатып алганны түгел, үз кулы белән ясаганны. Дөрес, әлегә трактор йөрми, ләкин киләчәктә камилләшеп бетәчәк икән әле ул. Ринат абыйның планнары шундый зурдан. Балаларга булган мәхәббәт һәм хөрмәт нинди генә ир-атның да кулларыннан алтын тамдырырга сәләтле шул.
Ринат Ибәтуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250