Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта балаларга бушлай хокукый ярдәм күрсәтелә

18 ноябрьдә - Бөтенроссия Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне, район үзәк китапханәсе бинасында 10.00 - 12.00 сәгатьләрдә бала хокукына бәйле мәсьәләләр буенча бушлай хокукый ярдәм күрсәтелә.

Чараларда федераль башкарма хакимият органнарының Татарстан буенча территориаль органнары, Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә, мәгариф һәм башка оешма органнары вәкилләре, адвокатлар һәм нотариуслар катнаша.
Бу көнне Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә бала хокукына бәйле мәсьәләләр, опека һәм балалар белән ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрнең юридик аспектлары буенча лекция һәм семинарлар, шулай ук ятимнәр, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, шундый балаларны үз гаиләсенә тәрбиягә алырга теләгән затлар, уллыкка алучылар, инвалид балалар, аларның законлы вәкилләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча чаралар узачак.
Белешмәләр өчен телефоннар: 8(84368) 2-54-37 - район башкарма комитетының юридик бүлеге һәм 2-41-43 - район социаль яклау бүлегенең юрист консультанты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250