Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта берьюлы 2 гаиләдән игезәкләр армиягә китә (фото)

Ор авылыннан Галләмовлар һәм Кече Лызи авылыннан Димитриевлар көзге чакырылышта игезәк улларын армиягә озаталар.

Республика күләмендә армиягә көзге чакырылыш башланды. Быел районыбыздан бу чакырылышта 56 егет Ватан алдындагы бурычларын үтәргә китә. Әйтергә кирәк, бу район өчен аз сан түгел. 19 октябрь көнне беренче озату булачак.

Уллары армиягә китәсе гаиләләрнең бу көннәрдә бик дулкыннанган көннәре. Кемнәрнеңдер беренче балалары, кемнеңдер бердәнбере армиягә китә. Ә менә Ор авылында яшәүче Галләмовлар бер юлы ике улларын Кызыл Армия сафларына озата. Игезәкләр Альберт белән Роберт урта мәктәпне тәмамлагач, Казан шәһәрендәге элемдә техникумына укырга кергән була. Әмма мондый төр уку йортларында белем алганда кичектерү каралмаган. Шуңа да алар көзге чакырылышта армиягә китә. Галләмовлар гаиләсендә өч малй үсә.

- Олы улыбыз Руслан 2011 елда Ватан алдындагы бурычын үтәп кайткан иде, инде менә игезәкләребезгә дә чират җитте, - ди Фирдания ханым дулкынлануларын тирән яшереп. - Исән-сау гына була күрсеннәр. Күз карасы кебек үстергән балаларыбыз бик кадерле бит үзебезгә.

Быелгы көзге чакырылышта Кече Лызи авылыннан да игезәкләр - Сергей, Андрей Димитриевлар армиягә китә.
Мондый хәлләр еш кабатланмый, ди хәрби комиссариат хезмәткәрләре. Егетләргә исән-сау хезмәт итеп, кире газиз туган якларына әйләнеп кайту насыйп булсын. Йөрәк бәгырьләрен армия сафларына озаткан әниләргә исә зур сабырлык, түземлек телисе килә. Ил өчен батыр лачыннар үстергәнегез өчен олы рәхмәт сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250