Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта бүген “Абунәчеләр көне” үтте (+фоторепортаж)

2017 елның беренче яртыеллыгы өчен район газетасына язылырга өч атна вакыт калып бара. Шул уңайдан газета коллективы бүген «Абунәчеләр көне» үткәрде.

Вакытлы матбугатка язылу чорында ел саен абунәчеләребез өчен мондый бәйрәм ясау матур гадәткә кереп китте. Балтачлылар бүген "Хезмәт" газетасына язылудан тыш, төрле призларга, бүләкләргә дә ия булды. Мөгаен, быелгы чара аеруча истә калыр. Вакытлы матбугатка язылу бәяләре даими артып торса да, абунәчеләребездән безнең адреска тискәре фикерләр яңгырамады. Алайса алдагы яртыеллыкта бик дорфа эндәшүчеләр дә очрады.

Абунәчеләрбез бәйрәм башланганын зарыгып көтте, алдан килеп көтеп торучылар да аз түгел иде. Иң беренчеләрдән булып Балтач бистәсендә яшәүче Хәлимә Габделхакова район газетасына язылып, бүләкле булды. Хәлимә апа гомере буе почтада эшләп вакытлы матбугат арасында кайнаган кеше. 32 ел хезмәт стажының 25 елын хат ташучы булып эшләгән. Күпме гаиләне район газетасы белән сөендергән. Лаеклы ялга чыкканчы җиде ел почтага килгән газета-журналларны аеру бүлекчәсендә хезмәт куйган.

- Үземне белә башлаганнан район газетасын алдырам. Төнлә йокы кермәгәндә дә, кулыма "Хезмәт" алам. Сәламәтлекләребез булып әле озак еллар район газетасын алдырырга, куанып-шатланып укырга язсын, - диде Хәлимә апа.

"Хезмәт" күпләрнең яраткан газетасы булып тора. Моны чарага килүчеләр тагын бер кат раслады.

- Мин елдагыча "Абунәчеләр көне" н көтеп алам, - дип сүзгә кушылды Балтачта яшәүче Гөлсинә Җиһаншина. - Быел да бәйрәм булуын ишетү белән бирегә ашыктым. Газетаны көтеп алабыз, гаиләбез белән укыйбыз. Сезгә бары тик бер теләгем бар: гади халык турында язмалар күбрәк дөнья күрсен иде.

- "Хезмәт" район газетасы, шуңа да ул район тарихын яктыртырга тиеш. Мин аңлыйм, замана белән таләпләр дә үзгәрә. Бүген хәтта газеталар да акча эшләргә тиеш. Мин бер генә дә сез, начар эшлисез димим, таләп булгач үтәлергә тиеш, әмма гади халык өчен эчтәлекле, бер сулышта укыла торган язмалар кирәк, - дип кыю фикерләрен ирештерде заманында үзәк китапханә мөдире булып эшләгән Мөнирә Хәбибуллина.

Мөнирә ханым елның-елында үзе генә язылып калмыйча, якын кешеләрен дә "Хезмәт"ле итә. "Абунәчеләр көне"ндә ул бистәнең Комсомол урамында яшәүче абыйсы Илдар Нигъмәтҗановка 2017 елның беренче яртыеллыгы өчен "Хезмәт"кә язылды.

- Элегрәк елларда берничә кешегә туган көннәренә махсус атап "Хезмәт"кә языла идем. Гомер бәйрәменә менә дигән зур бүләк, - ди Мөнирә Хәбибуллина.

"Абунәчеләр көне" бүләкләргә дә, изге теләкләргә дә бик бай булды. 2017 елның беренче яртыеллыгы өчен матбугатка язылу моның белән генә тәмамланмый, ул 28нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Сиксән елдан артык үз укучыларына тугры хезмәт иткән "Хезмәт"кә язылырга соң түгел әле. Иң мөһиме - соңга калмаска. Абунәчеләр гадәттәгечә почта бүлегендә дә, хат ташучылар аша да газета-журналларга языла алачак. Ярты елга язылу бәясе - 600 сум. Ә инде альтернатив язылырга теләгәннәргә алты айга язылу өчен 360сум түли (газетаны редакциягә килеп алырга кирәк булачак). Язылыгыз һәм языгыз, безнең белән бергә булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250