Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта дәүләт хезмәткәрләре өчен укулар оештырылды, ни сәбәпле шул хакта (+фото)

Балтач район җирлегендә дәүләт һәм муниципаль учрежденияләрендә эшләүче хезмәткәрләр белән укулар оештырылды

5 декабрь көнне район Советеның утырышлар залында Балтач район җирлегендә дәүләт һәм муниципаль учрежденияләрендә эшләүче хезмәткәрләр белән укулар оештырылды.

Әлеге чарада җирле үзидарә, социаль яклау, Пенсия фонды идарәсе, үзәкләштерелгән бухгалтерия, мәктәптән тыш тәрбия эшләре үзәге хезмәткәрләрекатнашты. Укулар район башкарма комитетыҗитәкчесе Рамил Шакиров җитәкчелегендә үтте.

Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды. :

Республикада коррупцион хокук бозулар буенча үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре турында – Балтач район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Гарипова;

Хезмәткәрләрнең үзләренең, хатыны яки ирләренең, балаларының керемнәре, чыгымнары турында, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре хакында белешмәләр тутыру тәртибе турында – Балтач район прокуроры Айрат Низамиев;

Хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу турында – Балтач район башкарма комитетының гомуми-оештыру бүлегенең әйдәп баручы белгече Зилирә Сәгьдиева;

Персональ мәгълүматларны яклау турында – Балтач район башкарма комитетының гомуми-оештыру бүлеге җитәкчесе Алия Галиева;
Кадрларга кагылышлы мөһим мәсьәләләр буенча – Балтач район Советының җирле үзидарә органнары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Розалия Хәйруллина чыгышлары тыңланды.

Әлеге чыгышларда район җирлегендә дәүләт һәм муниципаль учрежденияләрендә эшләүче хезмәткәрләр өчен кирәкле мәгълүматлар җиткерелде. Хезмәт вазыйфалары һәм бурычлары искәртелде. Хезмәт вазыйфаларын үтәмәгәндә яки киресенчә шул вазыйфадан файдаланып хокук бозу очраклары яки коррупция белән бәйле фактлар ачыкланганда җаваплылыкка тарту хакында искәртелде. Хезмәткәргә эш урыныннан бирелә торган белешмәләрнең төгәл тутырылуы таләп ителде. Ул белешмәләрдә мәгълүмат тулысынча бирелергә тиеш, гаиләсе булган хезмәткәрнең тормыш иптәшенә бирелгән справкаларда да мәгълүматлар тәңгәл килергә тиешлеге ассызыкланды. Белешмәнең керем һәм чыгымнар турындагы өлешендә барлык төр сумма да аңлатма белән күрсәтерлергә тиеш дип басым ясалды. Кадрлар белән эшләү хезмәтендәге җаваплы белгечнең законнарны белеп, тиешле таләпләрне вакытында үтәп барулары соралды. Дәүләт һәм муниципаль учрежденияләре хезмәткәрләренә куелган таләпләр, эш урынында үз-үзен тоту кагыйдәләре дә искәртелде.

Чыгышларга карата фикер алышулар булды, киңәш-тәкъдимнәр яңгырады. Хезмәткәрләр район прокуроры Айрат Низамиевка үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укулар оештырылды