Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта иң яхшы әнине ачыклыйлар

"Наз" үзәге "Минем әни иң яхшысы" дип исемләнгән фоторәсемнәр бәйгесе уздыра.

Әни, әнкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәрт бирүче, гомер буена кайгы - шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызнын бизәге, таянычы, акыллы уй - фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул. Җәмгыятебез дә әниләрнең ижтимагый әһәмиятен күтәрү максатыннан Россия Федерациясе Президентының 1998 елнын 30 гыйнварында чыккан №120 номерлы карары нигезендә Россиядә ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен "Әниләр көне" булып билгеләп үтелә. Быел ул 27 ноябрь көненә туры килә. Әлеге уңайдан чыгып, район күләмендә "Минем әни иң яхшысы" дип исемләнгән фоторәсемнәр бәйгесе игълан ителә. Әлеге бәйгедә катнашырга күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар чакырыла. А4 форматында чыгарылган фотосурәтләрне 20 нче ноябрьгә кадәр "Наз" үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсенә китереп бирүегез сорала (3 этаж). Җыелган сурәтләр арасыннан 1,2,3 нче урыннар профессиональ фото төшерүчеләр тарафыннан билгеләнеләчәк. Тулырак мәгълүматны 2-55-05, 2-65-05 телефоннары аша ала аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250