Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта иминиятләштерү полисларын алыштыру әллә түләүлеме?

"Декабрь аенда иминиятләштерү полисларын алыштыру түләүле була һәм ул быел тәмамлана икән. Әлеге хәбәр дөресме?", дип шалтырата Балтач бистәсендә яшәүче олы яшьтәге бер апа.

Әлеге сорауга "Ак Барс-иминиятләштерү" компаниясенең Балтачтагы филиалы директоры Хаҗирә Хәкимуллина җавап бирә:
- Иң беренче чиратта , шуны әйтергә кирәк, иске үрнәктәге полисларны алмаштыру вакыты әлегә чикләнмәгән. Декабрь аенда түләүле була дигән хәбәр дә дөреслеккә туры килми. Иске үрнәктәге полисларны алыштыру өчен райондашларыбыз 8-800-500-03-03 номеры буенча түләүсез шалтыратып, чиратка языла ала. Райондашларыбызның ярты сәгать кала килеп чират көтмәсен, кабул итү вакытына биш минут кала гына килсә иде.
Сайт укучыларыбыз игътибарына тагын шуны да җиткерәсе килә. Иминиятләштерү полисларының яңа үрнәктәгеләрен алырга теләүчеләр аны түбәндәге тәртиптә ала алалар - кабул итүгә тәүлек әйләнәсе 8-800-500-03-03 телефон номеры буенча, www akbarsmed сайтында "Кабул итүгә электрон язылу" хезмәте аша һәм тере чират буенча. 14 яшькә кадәрге балаларга - туу турында таныклык, баланың законлы вәкиле булуын (мәсәлән, әти-әнисе) раслаучы документ һәм СНИЛС (булганда), ИНН, 14 яшьтән 18 яшькә кадәр балаларга - паспорт, яше җитмәгәндә баланың законлы вәкиле булуын (мәсәлән, әти-әнисе) раслаучы документ, СНИЛС (булганда), ИНН, 18 яшьтән олыракларга - паспорт һәм СНИЛС (булганда), ИНН булу шарт. Иминиятләнүче затларга полисның иске үрнәктәгесе урынына яңасын алганчы мәҗбүри медицина иминиятләштерү полисын рәсмиләштерүне раслаучы вакытлыча таныклык бирелә. Аның нигезендә гражданнарга медицина учреждениеләрендә медицина ярдәме күрсәтелә. 30 көн эчендә яңа үрнәктәге полис бирелә.
Фото: komfort-profi

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250