Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта кыш нинди булачак

Без, кешеләр, бүгенге көнге мәсьәләне хәл иткәнче, алдагыгысын күбрәк фаразларга яратабыз. Җәй уртасында газета битләрендә кыш нинди булачак, дигән сорауга җавап итеп язмалар күренә башлаган иде. Күп кенә сораштырулар, һава торышы көндәлеге алып баручылар, алдан күрүчеләр, күрәзәчеләр быелгы кышны салкын килә, дип юрыйлар. Әмма бүген, кыш артык салкын киләчәк икән,...

Без, кешеләр, бүгенге көнге мәсьәләне хәл иткәнче, алдагыгысын күбрәк фаразларга яратабыз. Җәй уртасында газета битләрендә кыш нинди булачак, дигән сорауга җавап итеп язмалар күренә башлаган иде. Күп кенә сораштырулар, һава торышы көндәлеге алып баручылар, алдан күрүчеләр, күрәзәчеләр быелгы кышны салкын килә, дип юрыйлар. Әмма бүген, кыш артык салкын киләчәк икән, дип өздереп кенә әйтеп булмый. Кыш бит салкын булырга тиеш, аныӊ бураны да, кары да була. Миләш агачларында кып-кызыл тәлгәшләрне күргәч, әллә дөрестән дә, кыш бик салкын булачактыр, дигән фикерне өстен куябыз. Олылар әйтмешли, нинди булса да, хәере белән булсын, дип теләргә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250