Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта психологик-педагогик хезмәт күрсәтү бүлеге ачылды

Район мәгариф идарәсе каршында психологик-педагогик хезмәт күрсәтү бүлеге ачылды. Шул уңайдан бүлек җитәкчесе Гүзәл Нурулла кызы Закировага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

- Гүзәл Нурулловна, бүлек кайда урнашкан, кайчан эшли башладыгыз?
- Безнең бүлек район мәгариф идарәсе бинасының беренче катында урнашкан. Бүген төп керү юлыннан йөрибез. Киләчәктә керү юлы үзгәртеләчәк. Чөнки психологик ярдәм алу аноним булырга тиеш. Без узган елның ноябрь аенда эшли башладык. Бүлек грант акчаларына булдырылды. Кирәкле җиһазлар сатып алынды. 3 бүлмәбез бар. Беренче тапкыр кабул итү, ягъни консультация бүлмәсендә төрле диагностика, тикшерүләр үткәрелә.Сенсор бүлмә иң кызыклы һәм иң матур бүлмәләрнең берсе. Чөнки мондагы коры бассейн, фиброоптик тукымалар, пуфиклар, проекторлар, көзгеле шарлар әкият дөньясын хәтерләтә. Шулай ук логопед бүлмәбез дә бар.
- Бу хезмәтләрдән теләгән һәркем файдалана аламы?
- Без 3-18 яшьлек балаларга түләүсез психологик-педагогик ярдәм күрсәтәбез. Шулай ук әти-әниләрне дә кабул итәбез.
- Кабул итүнең тәртибе ничек?
- Безгә килү өчен 2-61-13 телефон номерына шалтыратып, алдан язылырга кирәк. Гадәти режимда эшлибез.
- Бүлеккә йөрүчеләр булыр дип уйлыйсызмы?
- Хәзерге заман балалары артык хәрәкәтчән,алар һәрнәрсәдән курка, үз-үзенә ышанмый, имтиханнарга әзерләнгәндә стресс кичерә. Шушы проблемаларны чишәргә ярдәм итү безнең эшчәнлекнең төп максаты. Күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен иң беренче чиратта психологлар белән тәэмин ителеш кирәк. Әмма безнең районда әлеге мәсьәлә мактанырлык түгел. Бүген Балтач мәктәбендә - 1, Чепья, Норма мәктәпләре һәм гимназиядә ярты штатта гына психологлар эшли. Ә калган мәктәпләрдә бөтенләй юк. Ә бу исәптән Англия, Америка кебек илләрдә өч кешегә бер психолог туры килә.
- Димәк, районда мондый бүлек ачылу бездә дә психологлар санын арттыра...
- Әйе, бүлек оешу белән без район мәктәпләренә "Психологик десант" белән чыктык. Төрле сыйныфларда әңгәмәләр, тренинглар үткәрдек. Педагог хезмәткәрләр белән дә кара-каршы сөйләшүләр булды. Киләчәктә мәктәпләрдә ата-аналар җыелышы вакытында чыгышлар ясау күздә тотыла.
Әңгәмәдәш Гөлзидә Газизуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250