Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта Сабантуй алдыннан табиблар Сабан туе гөрли (+фоторепортаж)

Бүген Балтач районы табиблары бәйрәм итте.

Билгеле сәбапләр аркасында медицина хезмәткәрләре үзләренеӊ хөнәри бәйрәм көннәрен - күӊел ачу һәм спорт бәйрәмен вакытында уздыра алмаганнар иде. Ниһаять, үзләре кебек көләч, куллары кебек җылы, җәйге көндә аларга традицион бәйрәмнәрен үткәрергә насыйп булды. Җомга көн өйләдән соӊ «Балтач» ял һәм спорт паркы алар карамагына бирелде.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин үзенеӊ чыгышында медицина хезмәте район халкы өчен гаять әһәмиятле тармак, дип билгеләп үтте.
Көннеӊ һәм төннеӊ һәр сәгатендә авыру кеше бар өметен туплап Сезгә мөрәҗәгать итә, Сездән ярдәм көтә. Шөкер, безнеӊ бу өлкәдә зур тәҗрибә туплаган табибларыбыз, уӊайлы һәм заман шартларына җавап бирә торган ремонтланган һәм җиһазландырылган үзәк хастаханәбез һәм ярдәм итәргә әзер торучы медицина хезмәткәрләребез бар. Халыкны дару белән генә түгел, ә сәламәт яшәү рәвеше, спорт, физик культура аша тәрбияләү һәм дәвалау бүген көн үзәгендә, сез монда да үрнәк күрсәтүчеләр, диде район башлыгы.
Ул бер төркем хезмәткәрләргә район Мактау таныклыкларын тапшырды. Юбилей даталарын билгеләп үтүчеләр, лаеклы ялга китүчеләр дә бүләксез калмады. Бәйрәмнеӊ икенче өлеше спорт чараларына багышланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев