Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта СМУ ягында тротуарлар кардан чистартылмый

Ике-өч еллар элек Балтач-Норма арасын җәяүләп үтү өчен зур юлдан узарга кирәк иде. Бу исә шоферлар өчен дә, җәяүлеләр өчен дә бик куркыныч иде.

Хәзер инде тротуардан йөрибез, бик җайлы. Тротуар шулай ук СМУ ягында яшәүче спортны үз итүчеләр өчен дә менә дигән сукмак булып тора. Биредә кичен йөгерергә чыгучыларны еш очратырга туры килә.
Тик инде менә ничәнче көн тротуардан йөгерү түгел, атлап йөрү дә мөмкин түгел. Чөнки ул ничәнче көн кардан чистартылмый. Инде булмаганын юк дибез, ә соң ни өчен булганы кардан чистартылмый? Җаваплы оешма җитәкчелеге ник бу эшкә салкын карый икән?
Фото: http://nnm.me/blogs/igserg/zasnezhennyy_sankt_-_peterburg/page3/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250