Балтачта яңа газета чыга! (фото)
Район укучылары үз газеталарын чыгара башлады.
Газетаны нәшер итүче укучылар үзләрен «яшь журналистлар» дип атый һәм төрле чараларда катнаша, җитәкчеләр, эшче һөнәр ияләре, төрле кешеләр белән аралаша. Аларның мондый катлаулы эшкә алынулары сөендерә. Журналистика - ул аерым бер тормыш, анда үзең өчен көн саен берәр яңалык ачарга була. Укучыларга уңышлар телибез һәм нинди генә авырлыкларга очрасагыз да, башлаган эшегезне ташламагыз!
Газета эшчәнлеге белән якыннан танышырга теләгән кешеләр «Вконтакте» социаль челтәрендә vk.com/wall-125831295?own=1 сылтамасы белән яки «Бәхетле балачак» дип язып аларның үз төркемнәренә дә мөрәҗәгать итәргә, яңалыклар белән уртаклашып барырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев