Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта җәйге ялның иминлеген кемнәр кайгырта

Уку елы дәверендә муниципаль полиция вәкилләре Ләйлә Низамиева белән Раушания Нәкыйповалар район мәктәпләре һәм балалар бакчаларында куркынычсызлык кагыйдәләрен, хокукый белемнәрне ныгыту буенча чаралар уздырдылар. Җәйге каникул чорында да эш туктатылмады. Белгечләр мәктәп яны лагерында булып, укучыларга юл йөрү, янгын куркынычсызлыгы, чит кешеләр белән аралашу, өйдә ялгыз калу кагыйдәләрен кабат исләренә...

Уку елы дәверендә муниципаль полиция вәкилләре Ләйлә Низамиева белән Раушания Нәкыйповалар район мәктәпләре һәм балалар бакчаларында куркынычсызлык кагыйдәләрен, хокукый белемнәрне ныгыту буенча чаралар уздырдылар.
Җәйге каникул чорында да эш туктатылмады. Белгечләр мәктәп яны лагерында булып, укучыларга юл йөрү, янгын куркынычсызлыгы, чит кешеләр белән аралашу, өйдә ялгыз калу кагыйдәләрен кабат исләренә төшерделәр. "Романтик" ял лагеренда да алар көтеп алынган кунак.
- Һәр сорауга баланың җавабы әзер, һәр ситуацияне алар үзенчә анализлый. Мәсәлән, закон буенча автотранспорт юлында 14 яше тулган бала гына велосипедта йөри ала. Җавапны дөрес биргән очракта да, бер велосипедка икешәр кешене утыртып йөреп булганын бик кызып исбатлый балалар, - ди Ләйлә Низамиева.
Муниципаль полиция вәкиле Раушания Нәкыйпова белдерүенчә, янгын сүндерү бүлеге телефонын яки үз адресларын белмәүче балалар барлыгы уйланырга мәҗбүр итә. Ә аның каравы чит кешеләр белән аралашу, өйдә ялгыз калган очракта куркынычсызлык кагыйдәләрен, интернет челтәрендәге үз-үзеңне саклау чараларын балалар яхшы үзләштергән.
Кызганычка каршы, кагыйдәне белү генә аз. Җәйге каникул чорында, без әти-әниләрдән, куркынычсызлык кагыйдәләрен һәрдаим искә төшереп, балаларына һәрчак күз-колак булып торырга кирәклеген искәртәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250