Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта үзара салым күләме билгеләнде

2016 елның 30 сентябрендә Балтач муниципаль районы җирлекләренең вәкиллекле органнары тарафыннан үзара салым кертү һәм куллану буенча референдум үткәрү турында түбәндәге номерлы карарлар кабул ителде.

Балтач шәһәр җирлеге - 35, Бөрбаш авыл җирлеге - 35, Борнак авыл җирлеге - 33, Югары Субаш авыл җирлеге - 37, Карадуган авыл җирлеге - 32, Куныр авыл җирлеге - 32, Кече Лызи авыл җирлеге - 71, Норма авыл җирлеге - 37, Нөнәгәр авыл җирлеге - 35, Пыжмара авыл җирлеге - 31, Салавыч авыл җирлеге - 31, Смәел авыл җирлеге - 30, Сасна авыл җирлеге - 28, Урта Көшкәт авыл жирлеге - 31, Чепья авыл җирлеге - 51, Шеңшеңәр авыл җирлеге - 33, Шубан авыл җирлеге - 30, Яңгул авыл җирлеге - 27. Әлеге карарлар нигезендә Балтач муниципаль районы җирлекләрендә үзара салым кертү буенча референдум уздыру 2016 нчы елның 20 нче ноябренә билгеләнде.

Референдумга кертелгән сораулар җирлекләрдә бүгенге көндә мөһим булган мәсьәләләрне чишүгә юнәлдерелгән. Анда җирлектә яшәүче 18 яше тулып сайлау хокукына ия булган һәр гражданнан Бөрбаш авыл җирлегендә - 200 сум, Кече Лызи авыл җирлегендә - 250 сум, Карадуган, Нөнәгәр, Шубан авыл җирлекләрендә - 300 сум, Смәил, Урта Көшкәт авыл җирлекләрендә - 350 сум, Балтач шәһәр һәм Норма, Чепья, Шеңшеңәр авыл җирлекләрендә - 400 сум, Борнак, Югары Субаш, Салавыч, авыл җирлекләрендә - 500 сум, Куныр, Сосна авыл җирлекләрендә - 600 сум, Пыжмара авыл җирлегендә - 650 сум, Янгул авыл җирлегендә - 700 сум күләмендә үзара салым җыю соравы куелды.

«Россия Федерациясе гражданнарынын сайлау хокукларына һәм референдумда катнашу хокукына төп гарантияләр турындагы» Федераль законы буенча референдум Балтач районы башкарма комитетының 2013нче елның 19 гыйнварында кабул ителгән 6 нчы номерлы карары нигезендә төзелгән (соңгы үзгәрешләр 22.06.2016 керетелгән) 33 сайлау участокларында узачак (алар турында мәгълүмат район "Хезмәт" газетасының 2013 ел 23 гыйнвар һәм 2016 елның 3 август саннарында бар).

Җирлекләрнең кабул ителгән карарлары һәм референдум участокларының исемлекләре, чикләре турындагы тулырак мәгълүмат белән Балтач муниципаль районының baltasi.tatarstan.ru адресы буенча рәсми сайтында таныша аласыз.
Фото: pharmvestnik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250