Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта зур вакыйга – бассейн ачыла! (+фоторепортаж)

Иртәгә – 26 гыйнвар көнне Балтачта “Дулкын” бассейнын рәсми төстә ачу һәм кулланылышка тапшыру тантанасы була.

Әлеге зур чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан өлкә бүлеге Секретаре урынбасары Римма Атлас кызы Ратникова, районыбыз кураторы, Төзелеш һәм архитектура буенча Татарстан Республикасының дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе дәүләт автоном учреждениесе башлыгы Мәҗит Хаҗип улы Салихов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрының урынбасары Алмаз Минвазыйх улы Миңгулов, «КазаньСтройКонсорциум» төзелеш оешмасы директоры Дамир Фәрит улы Сафин катнашуы көтелә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бассейнның ачылу тантанасында онлайн режимда кызыл ленталарны кисү өчен старт бирәчәк, дип хәбәр итә әлеге чараны оештыручылар.

Хөрмәтле райондашлар, Сезне иртәгә – 26 гыйнвар көнне, сәгать 9.30 минутта бассейнны ачу тантанасында көтеп калабыз. Рәхим итегез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бассейн