Балтачта бүген медицина хезмәткәрләре бәйрәм итә (фото)
Бәйрәм белән сезне!
Һәр елны, традиция буларак июньнең өченче якшәмбесе медицина хезмәткәрләре көне буларак бәйрәм ителә.
Быел медицина хезмәткәрләре көнен киң масштабта, Балтач мәдәният үзәгендә билгеләп үтәлә.Бәйрәмгә район үзәк хастаханәсендә, Кариле, Яңгул, Чепья табиблык амбулаторияләрендә һәм авыл җирлекләренең фельдшерлык-акушерлык пунктларында хезмәт куючы медиклардан тыш, мәгариф оешмаларында эшләүче шәфкать туташларын, районыбыз җирлегендә шәхси практика алып баручы медицина үзәкләре хезмәткәрләре дә чакырулы иде.
- Һәр табиб, һәр шәфкать туташы нәкъ үзләренең һөнәри бәйрәмендә никадәр олы хезмәт башкарганнарын, кешеләргә кирәкле булуларын ныграк аңлыйлар, сайлаган һөнәри юнәлешләре, үз эш урыннарында алыштыргысыз хезмәт ияләре булулары өчен горурлык хисләре кичерәләр. Чынлап та, горурланмаслык, сокланмаслык түгел безнең һөнәр: дөньяга беренче тапкыр аваз салучы сабый да ак халатлы «фәрештәләр» кулына эләгә һәм гомер буе табиблар аның сәламәтлеге сагында тора. Медицинада һөнәрне яратмыйча эшләп булмый. Һөнәри бәйрәмебез якынлашып килгән көннәрдә табиб һәм шәфкать туташы исемен горур йөртүче, сәламәтлек сагында торучы һәркемгә олы рәхмәтемне җиткерәм, үзләренә дә сәламәтлек, гаиләләрендә иминлек теләп калам!- диде Балтач районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев.
Бәйрәм барышы белән туры эфирда барган (https://vk.com/xezmet_baltasi?z=video-65275507_456242523%2F7d5f0cf206354c63ed%2Fpl_wall_-65275507) тапшырудан таныша аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев