Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта ишегалларында ремонт эшләре дәвам итә (фото)

Тузган келәт-сарайлар сүтелеп, урыны җыештырылгач йорт каршы күзгә күренеп ямьләнде.

«Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында ремонт эшләре, Балтач районы территориясендә урнашкан шактый гына күпфатирлы йортлар ишегалларына яңа сулыш өрде.

Ремонт эшләре дәвам итә, быел бистәбезнең Ленин урамының 17, 19, 82 йортлар, Сабиров урамы 9, Таң урамы 2, 2А, Тынычлык урамы 20 нче йортлар адреслары буенча ишегалларын төзекләндерү эшләре бара.

Программаның төп максатларының берсе — төзекләндерү таләп ителә торган күпфатирлы йортлардагы ишегалларын ремонтлау вакытында халыкның теләкләрен исәпкә алу.

Бүгенге көндә «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында төзелеш-ремонт эшләре баручы Ленин урамы 17, 19 йортлары ишегалларында тузган асфальт өслеге алынып, урынына яңасы салынды. Биредә яшәүче халык яңа парковка урыннарыннан рәхәтләнеп файдалана, тузган келәт-сарайлар сүтелеп, урыны җыештырылгач йорт каршы күзгә күренеп ямьләнде.

Эшче бригадалар бик күп көч таләп итә торган этапларның берсен — ишегалды территориясен зонага бүлүне төгәлләделәр, тротуарлар вак таш белән капланып, асфальтлау эшләре башланып китте. Ишегалдын җиһазландыру эшләре дә параллель рәвештә алып барыла.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев