Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балык ашагыз!

Атнасына 3 тапкыр балык ашасаң, эчәк яман шеше хәвефен күпкә киметергә мөмкин дигән нәтиҗә ясаган Халыкара яман шешне өйрәнү буенча агентлык белгечләре.

15 ел барган тикшеренүләрдә 476 160 европалы катнашкан. Балык ашауны гадәтенә керткән кешеләр эчәк яман шеш белән 12 процентка азрак авырган. Ә ул Бөек Британиядә онкология авырулары таралганлыгы буенча дүртенче урында тора.

Яман шеш хәвефен майлы балык та, шулай ук майсызы да, бердәй тигез киметә икән.  Ә әкәм-төкәм ашау бернинди нәтиҗә бирмәгән. Галимнәр кеше өчен ифрат файдалы Омега-3 кебек майлы кислоталар бары тик балыкта гына һәм аның яман шеш белән көрәшергә сәләтле булуын тагын бер кат ачыклаганнар.

Мәгълүм булуынча, скумбрия, сөләйман балыгы (лосось), сельд  Омега-3 май кислоталарына бай булуы сәбәпле, йөрәк-кан авырулары куркынычын киметә, картлык таркаулыгына каршы уңышлы көрәшергә булыша, дип яза Өмет.

 

Автор : Кадикова Резида
Фото: Ачык чыганак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туклану