Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бар да матурлау, җыйнакландыру максатыннан (фото)

Редакциябез каршында, юл аркылы чыккач бер өйчек (домик дип йөртә идек без аны) тора иде. Ә дигәнче бу домик юкка чыкты.

Шушы көннәрдә аны сүттеләр дә аттылар. Кемдер әлеге гамәлне дөрес дип тапты, моңарчы да аны урынсыз матурлыкка санап йөртүчеләр бар иде, кемдер булганны юкка чыгаруы җиңел дип тәкърарлады, ә инде өйчекне эшләүгә көче кергәннең туганнары фәләнемнең якты истәлеге җуелды, диде (чөнки арада мәрхүм булганы да бар).
Хәзер ул як җәяүле сукмагы иркенәеп, ямьләнеп калгандай тоелды. Бу өйчек мин 1996 елда эшкә килгәннән бирле тора инде, бер елны аны буяучылар янына барып сөйләшеп торган да булды, тәрбиячеләр булып чыкты алар, бик ачулы иделәр, бездән башка кеше тапмаганнардыр инде буятырга, дип бәрелгәннәре истә калган.
Ул чакта хәзерге кебек төзекләндерү бригадалары юк. Аннан яшьләр дә шунда кич утыргалады, шешә белән дуслар да кереп бәйрәм итеп чыккалады. Кайчакларда ул тирәдә яшәүчеләрнең кәефен боза торган күренешләр булмады түгел, булды инде ул буш өйчектә. Шуңа күрә мондый гамәлләрне матурлау, җыйнакландыру максатыннан дип карарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250