Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бар, йөгер, ипи бетә күрмәсен...

Ипи кертүчеләргә чиратсыз бирәләр..

Бүген иртән ипи алмыйча калдык... авыл кибетләрендә ипи беткән... Ипигә дигән сумкама перәннек, печенье, клиндер салдым да, уйлана-уйлана кайтырга чыктым...

Иии... Һаман да шул... Без яшь чакта инде... Юк, яшь чакта түгел... Бала чакта... Авыл кибетенә ипи кайта... Хәтерлисезме...

Әниләр бер сумлык акча тоттырып кибеткә йөгертәләр... Бар, йөгер, ипи бетә күрмәсен... Бетә дип... Син килеп җиткәндә әле ул кайтмаган да була... Халык хәйран җыела...

Менә бит ул ипи машинасы... Кибет ишеге турына килеп туктый... Җыелган халык тезелешеп баса... Кулдан кулга күчереп ипи кертәбез...

Сезнең шул ипи кайткан агач ящик эченә кереп ипи биреп торганыгыз бармы?.. Ә минем бар...

Ипи кертүчеләргә чиратсыз бирәләр... Иии...

Эх... Шул урам буйлап «кибән башы» кимереп кайткан чакларга бер генә кайтып килергә иде...

Гөлзәминә Габдрахманова,
Түнтәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев