Бар шундый авыл, Шалкан диләр...
Авылыбыз зур түгел безнең. Исеме Көшкәтбаш булса да район күләмендә безне “Шалканнар ” дип йөртәләр
Моның үзенең кыска гына тарихы да бар. Элекке заманнарда халык бәрәңге утырта башлагач та безнекеләр шалкан үстерүләрен дәвам иткәннәр, безнекеләрнең шалканнары Чепья базарында иң үтемле товар булган. Менә шул вакытлардан бирле безгә Шалкан кушаматы ябышып калган. Без әлеге кушаматны бик горур йөртәбез, “Шалканнар” дигән сүз ул-үҗәтлек, усаллык, тырышлык дигән сүз дә әле. Шалканнар дигән сүз һәрвакыт бераз гына сагаерга мәҗбүр итә. Болай язуымның үзгә сәбәпләре бар, барысын да сезгә язып булмый. Авызың тулы кара кан булса да төкермә, өйдәгесен тышка чыгарма ди бит халык. Нәкь башка кешеләрнеке кебек үк безнең дә төрле чагыбыз: холыксызланган, дулаган, эндәшми калган, мактанган, җырлаган, елаган чакларыбыз була. Әмма без мескен халык түгел... әлеге язмамда да үзебезнең газиз авылыбызның, кешеләренең бары тик матур якларын гына яктыртырга телим.
Чит илгә барасы юк
Иң беренче табигатеннән башлыйм әле. Бездә табигать искиткеч. Авылыбыз урман арты тау астына урнашкан. Тау һәм урман авылның буеннан буена сузылган. Авылның кайсы җирендә басып торсаң да әлеге урман күзгә күренеп тора. Ә тавына менеп карасаң авыл уч төбендәге кебек. Мин авылыбызны әлеге урманнан һәм таудан башка күз алдына да китерә алмыйм. Авылга кергәндә биек тау төшәргә кирәк. Шалканның әлеге тавы шулай ук район күләмендә билгеле, бик күпләрнең авырткан җиренә тиюче тау. Хәзер юлларны үзгәрткәч бераз тәбәнәкләнде инде ул, ә менә элек без кечкенә чакта бик биек һәм куркыныч иде. Әлеге таудан курыкмыйча менеп-төшеп йөргән безнең авыл шоферларына башка юлллар куркыныч түгел.
Тауны төшеп бетеп авылга кергәндә сул якта Галләм бабай чишмәсе урнашкан. Әлеге чишмә каршы алып озатып торучы авылның кадерле бер ядкаре. Шәһәрдә яшәүчеләр киткәндә аның янына туктап үзләренә атналык су запасы алып китәләр. Күрәсең , шул салкын чишмә суы авыл балаларының җаннарын җылытып, сагынудан сусаган күңелләренә шифа биреп тора торгандыр. Ни әйтсәң дә чит-ят шәһәрдә туган авылыңның бер кисәген,тамчысын тою рәхәттер. Бер генә көнгә барып хлорлы суларын авыз иткәч үк үз ягыңның тәмен, ямен сагынасың бит. Кайчакларда таудан төшкәндә элеккеге елларның матур бер мизгеле белән очрашасың. Иңенә матур итеп чиләк-көянтә аскан яшь кызлар, киленнәр, апалар очрый. Бар бит уңган кешеләр.
Өтәр елгасы буенда урнашкан Ах,нарат, Түбән очтагы Салкын чишмә, Көмәшияр чишмәләре дә һәр авылдашның күңеленә якын дип беләм. Бер елны Түбән очтагы Салкын чишмә агып төшкән җиргә әти җирен казытып күл ясатып куйды. Барган бер җирдән балык алып кайтып җибәрде. Хәзер анда егетләребез балык тота. Үзебез аны Әти күле дип йөртәбез. Соңгы елларда чишмәләргә игътибар зур. Авылыбызның эшмәкәр егетләре ярдәме һәм авылдашлар тырышлыгы белән аларның тирә-яклары тәртипкә китерелеп тора. Сулары гына кипмәсен, челтерәүдән генә туктамасыннар. Авылда су бетеп торган вакытларда барыбыз да чишмәләргә йөгерәбез.
Авылыбыз елгаларга да бик бай. Тарлау, Тирән елга, Атау, Камай, Өтәр, Көмәшияр, Гали, Кашап, Көянияр. Әлеге елгалар үзләренең челтер чишмәләре, билдән печәннәре, сыгылып торган җиләкләре белән ничәмә-ничә еллар буе халыкны сөендереп яшиләр. Берничә ел элек һәр кешегә бертигез аршын белән әлеге елгаларны печәнен чабып алу өчен бүлеп бирделәр. Хәзер һәркем үз җае,үз вакыты белән печәнен чабып ала. Югары очта урнашкан елгаларда авыл көтүе йөри. Элек Түбән очка да төшә иде көтү, ләкин соңгы елларда андагы көтүлек җирләргә агачлар утыртылды да көтү йөрү туктатылды. Ә түбән очта кинәнеп бәбчек (борщевик-безнең авылда аны бәбчек дип атыйлар) үсә. Ул әрсез инде авыл эчендәге буш урыннарга, елга кырларына , хәтта бәрәңге бакчаларына кадәр килеп җитте.Әти күлен дә әлеге үлән әйләндереп алган, алар бик биек, зур яфраклы. Үзеңне ниндидер бер чит җирдә кебек хис итәсең. Ерактан сине күзәтеп торган авылың гына синең үз җиреңдә басып торганыңны искәртә... Заманында маллар өчен яхшы азык дип алып кайтып чәчелгән әлеге үләннең шулай бөтен җирне басып аласын уйлап та карамагандыр аны алып кайткан кеше. Ә хәзер ничек бетерергә икәне билгесез. Бу күп авылларда шулай. Чарасын тапкан кеше генә юк. Бәлки бардыр да. Тәнеңә тисә пешерә торган әлеге үләнне сыерлар яратып ашыйлар, сөтләреннән исе килеп кенә тинтерәтә аннары.
Сүзем елгалар турында иде бит әле. Халыкның иң яратып йөри торганы -Өтәр елгасы. Әлеге елга җиләккә дә, миллеккә дә, печәнгә дә, гөмбәгә дә бай елга. Әле быел су кондызлары ярдәме белән бөяле дә булып куйган әле ул. Өтәрнең инеше зур түгел, ул авылны аркылы агып чыга да, авыл кырыннан узучы Көшкәт елгасына кушыла. Кондызлар инде авыл эчендә, инеш кырындагы талларны егып бетергәч инеш буйлап өскә менгәннәр икән. Алар ярдәме белән төшлек тирәсендә матур гына су запасы барлыкка килгән. Табигать бар нәрсәне үзе көйли...
Эше барның ашы бар...
Эш белән аш сүзләре гел янәшә йөри бездә. Эшлисеңме, димәк ашыйсың да. Ашыйсыңмы, димәк эшләргә дә кирәк. Аллаһыга шөкер, эшләп, ашап яшибез. Бездә, мин үземне белә башлаганнан бирле генә дә ничәмә-ничә күмәк хуҗалык рәисе алышынды инде. Килә торалар, китә торалар. Кайсы үз теләге белән, кайсысын без мәҗбүр итәбез, кайсысын законнар дигәндәй. Ә колхозчы нишләсен, барыбер эшли. Халык эшчән бездә. Егетләребез, кызларыбыз алтын куллы. Шунсына йөрәк әрни... яшьләр авылдан китәргә мәҗбүр. “Бүгенге көндә эш булса рәхәтләнеп авылга кайтып тракторда эшләр идем”,- дигән егетләребез бар. Ә алар шәһәр халкы санын арттырып яталар. Бәлки озак еллар буе бер генә рәис эшләсә бу кадәр булмас та иде.Читтән килгән инвесторга авылның киләчәге шуның кадәр генә шул инде. Җирләре булса шул җитә. Хәзерге вакытта хуҗалыкны җитәкләүче дә читтән килгән кеше. Чын күңелдән тырышып оештырып, эшләп,эшләтеп йөри. Быел егетләребез зур тырышлык белән мул уңыш җыеп алдылар. Халыкка теләгән кадәр печәнен, саламын, ашлыгын сатып бирделәр. Күпме теләсәң шулкадәр ал. Хәтта тирә-як авылларга да өлеш чыгара алдык. Чөнки быел җыелган уңыш бик шәп,моңарчы авыл тарихында 4000 тоннадан артык уңышның әле җыелганы булмаган. Әле күптән түгел генә уңган комбайнерларыбыз Мәлик абыйһәм Рәдис Казанда “Игенчеләр сарае”нда булып, урып-җыю чорында яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен, кунак булып, бүләкләнеп кайттылар. Кеп-кечкенә авылның зур җиңүе бул. Горурланырга гына кирәк.
Нәкъ башка авыллардагы кебек безнең дә фермер егетләребез дә, эшмәкәрләребез дә бар. Авыл җирендә эшнең бетәсе юк. Иртә яздан бакча тырмалаудан башлап, көзге сукага кадәр эш гөрли. Шәхси техникалары булган егетләребез бер генә кешенең дә гозерен кире какмыйлар. Печәнне чабып, әйләндереп, җыеп, төргәкләп алып кайтып өеп биргән Фәргат абыйга, бәрәңгеңне утырткан,алып биргән, тигезле-тигезсез елга кырыннан печәнеңне түкләгән(шакмак) Сәйфулла абыйга, Ришат,Таһир, Мансур абыйларга,эш сәгатеннән соң сиңең печәнеңне төргәкләгән Сәйдәшкә, тиресеңне бакчаңа түгеп бирүчеАльбертка, , Самат абыйларга(элбәттә колхоз рәисе рөхсәте белән) һәрчак синең гозереңне тыңлаучы Рифат абый һәм башкаларга рәхмәттән башка сүз юк. Бушка эшләмиләр бит, бәясен алалардыр диярсез инде бу юлларны укыгач. Ала гына күрсеннәр, акча белән печән чабып булмый, чаптырып була. Биш меңлегеңне селтәп печән бакчаңда көне буе йөрсәң дә ул печәннең печәнлеккә менәсе юк. Шулай булгач, исән булсыннар да эшләп кенә торсыннар. Тырышабыз, абзарларыбызда малларыбыз саны арта, көтүгә йөрүче малларыбыз да чүттән генә 200 башка тулмады быел. Кечкенә Тегермән урамыннан гына да көтүгә 11 сыер малы кудык. Арканга йөрүчеләре дә җитәрлек. Үстергән малларыбызны да урнаштырып бирүче егетләребез бар. Элек мал чалу зур бер мәшәкать иде бит. Хәзер ул яктан да җайлаштык. Мал суярга кеше чакырып та торасы юк. Киләләр, малыңны суеп, эшкәртеп бирәләр. Кирәк кадәрен алып каласың, я бөтенләе белән бирәсең дә акчасын кесәңә салып куясың. Ит күтәреп базарга йөрисе юк. Әлеге хезмәт белән шөгыльләнүче егетләребез Илфат белән Саматка да сабырлык һәм көч телибез. Ни әйтсәң дә җиңел эш түгел, әйтүе генә рәхәт.
Җитештергән сөтебезне дә алып китеп урнаштыручыбыз бар. Мәлик абый озак еллар инде халыктан сөт җыя, кибет тота. Бу турыда бер язган булсам да әйтим әле. Кеше кирәк әйберен акчасы беткән чакта яздырып кына ала да, әҗәтне сөт акчасыннан чигереп кенә калалар. Акчасы белән дә тоткарлыклар булганы юк дип беләм. Исән-сау булып җыеп кына торсыннар, базарга барып сөт сатып йөрергә ни әйтсәң дә вакыт юк.
Үстергән үрдәк-казларыбызны да өмәләр ясап эшкәртәбез. Әле менә авылыбызда каз өмәләре гөрләде. Туган-тумача, күрше-күлән бер-берсенә каз йолкырга йөрдек. Уңган хуҗабикәләр каз бәлеше пешерә, каз сата. Кызганыч хәзер инде каз каурыйларын сыдырып, “Киләсе елга каз күп булсын”,-дип урамнарга каурый сибүче юк. Онытылган каз өмәләрен дә кайтарасы иде бит.
Үзенең оста куллары белән тимердән сәнгать әсәрләре булырлык, капка-коймалар, эскәмия һәм башка бик күп төрле әйберләр ясаучы Фаил турында да язмый кала алмыйм. Ул Галләм чишмәсен төзекләндерүгә зур өлеш керткән, мәчетебез каршына үз хисабына, Аллаһ ризалыгы өчен капка ясап куйган, кызлары укыган мәктәпләргә дә һәрдаим ярдәм итеп торучы егетләребезнең берсе.
Бөтен кеше бер юнәлештә эшли алмый. Һәр эшнең үз остасы кирәк. Аллаһыга шөкер, андый осталарыбыз да бар. Шабашниклар дигән сүзне яратмыйм мин, борынгыча итеп осталар дигәне күңелемә ошый. Аларын да эзләп йөрисе юк, үзебезнекеләр бар эшне дә булдыралар. Әле чират белән көтеп торабыз. Фәнис һәм Тәбрис абый җитәкләгән осталарга алга таба исән-сау булып эшләп торырга язсын.
Ишекләре һәрчак ачык...
Ишеге ачык дип теләсә-кемгә барып керә алмыйсың. Аның өчен башка урыннар бар. Мәчет, мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йортларының ишекләре һәркемгә ачык бездә. Кил генә...
Мәчетебез дә гөрләп эшләп тора, дингә тартылыучы өлкәннәребез белән беррәттән яшьләребезнең булуы куанычлы. Район үзәгенә йөреп мәдрәсәдә укучы апаларыбыз да бар. Алар хәзергесе көндә теләге булганнарны мәчеттә гарәп графикасына өйрәтәләр.
Мәктәбебез авырткан урыныбызның берсе. Бинасы начар булуны сәбәп итеп башта тугызеллыкка, аннары бары тик башлангыч мәктәпкә генә калдырылды. Быелдан исә балалар бакчасы белән бергә кушып куйдылар. Исәп-хисабын ясагач файдасы күпмедер анысы миңа караңгы. Мәктәп-бакча коллективыбыз да бик әйбәт. Икесе дә бик матур итеп төзекләндерелгән.
Мәдәният йортыбыз да тулы көченә эшләп килә.Нинди генә чара, җыелыш булсада халык шунда җыела. Китапханәбез дә һәрдаим яңа китаплар белән баетылып тора. Хәзерге халыкны берни белән дә шаккатырып булмаган заманда мәдәният йортында эшләүнең нечкәлекләрен бары тик анда үзе эшләгән кеше генә аңлыйдыр.
Халкы-җырлы-моңлы халык...
Дөрестән дә бездә җырлы-моңлы халык яши. Ә җырларга үз җырың булса бигрәк тә яхшы. Тырыша торгач без дә бу бәхеткә ирештек. Һич кенә дә мактанасы килә дип уйламагыз. Башка авылларның җырларын тыңлагач күңелдә барлыкка килгән ак көнләшүне тормышка ашыру булды ул. Шигырен язганнан соң “көй эзләп” Фәрит абый Хатыйповка элемтәгә чыктым. Рәхмәт яугыры, алынды ул бу эшкә һәм бик матур гына “Мәңге яшә, Көшкәтбаш” җыры туды. Кемгә ничектер, минем беренче зур уңышым дип авыз тутырып әйтә алам. Авылым өчен кечкенә генә булса да бер яхшылык, истәлек эшли алдым. Җырымны авылдашлар яратып кабул иттеләр. Читтә яшәүчеләр рәхмәт әйтеп яздылар. Хәзер дә ул кемнәрнеңдер телефон шалтыравын куелган. Бәхет өчен күп кирәкмени, бер җыр да җитә икән.
Ә җырчылар күп бездә... әле сәхнәгә чыгып ут өертеп җырлаучы әбиләребез, кызларыбыз, нәниләребез булганда була. Һәр кемнең үзенә генә хас моңы, тавышы һәм үз тамашачысы бар. Мәдәният йорты оештырган концертларда яшьләребез дә, өлкәннәребез дә теләп катнашалар. Ә менә башлангыч мәктәп коллективының 4-5 ел рәттән куелган концертларын халык әле дә сагынып сөйли. Мәктәбебездә чып-чын үз эшенең осталары булган укытучыларыбыз эшли. Алар уйлап чыгарган биюләр, тамашалар халык тарафыннан яратып кабул ителә. Бер генә бала да читтә калмый, чөнки һәр әти-әни үз баласын карарга чыга. Аюга да аппагым, керпегә дә йомшагым шул инде. Соңгы ике елда музыка мәктәбенә йөрүче укучыларыбыз да барлыкка килде. Хәзер иртә белән эшкә килгәндә мәктәп ишеген ачуга гармун тавышы каршы ала. Йөрәкләргә рәхәт, минсиңайтим... берүк туеп кына китә күрмәсеннәр, остарсыннар гына иде дип уйлыйсың . Чөнки ни әйтсәң дә авылда гармунга, музыка коралына тартылган балалар сирәк хәзер. Мөмкинлеге дә шул чамалы инде аның. Ә менә балаларына шушы мөмкинлекне табып, балалары өчен барсына да әзер ата-аналарга чын күңелдән сокланасы гына кала.
Соңгы елларда ял итүнең, күңел ачуның төрледән-төрлесен уйлап чыгарып кына торабыз. Узган ел җәй көне бары тик хатын-кызлар гына җыелып “Чәй-җанга җәй” дип исемләнгән чәй эчү кичәсе оештырдык. Тәм-томнарыбызны күтәреп тау башына менеп, күмер самавырлары кайнатып, учакта коймак пешереп, уйнап-көлеп, җырлап-биеп күңел ачып кайттык. Бу традиция быелгы җәйдә дә кабатланды. Гөлзада апайның гөбәдиясен ашар өчен генә дә чәй эчәргә менәрсең, билләһи. Кем нәрсә кыландырып килә алган. Иң мөһиме монда чәй бит әле. Сез ул чәйнең тәмен белсәгез. Җиләк, бөтнек, мәтрүшкә, җиләк яфраклары, чия, карлыган һ.б салынган чәйнең хуш исе башларны әйләндерә. Бер самавыр чәйне бер эчүдә бетердек дисәк тә була. Фәридә апай белән Гөлзада апайның әйткән такмакларыннан, әллә кайчан булган кызыклы хәлләрне сөйләп күңел булганчы көлдек. Менә кайда ул халык авыз иҗаты. Киләсе елга исән булсак тагын барабыз яме, кызлар.
2017 не каршылыр алдыннан “Чыршы ачу” бәйрәме дә бик күңелле булды дип сөйләделәр. Ансына үзем бара алмадым, кая култык таяклар белән анда йөрисең ди. Әбиләргә кадәр чанага утырып ярышканнар. Быел Аллаһы насыйп итсә барырга исәп.
Узган ел кыш көне күмәкләшеп тау да шудык. “Тауда кар бар, бездә чана” дип исемләнгән әлеге күңел ачу чарасына бала-чага да, әбиләр дә килгән иде. Төшә чана таудан, артыннан кинодагы кебек бураннар гына уйнап тора. Башлыкларга кар каткан, бияләйләр асылынган, битләр кызыл. Күңелле һәм рәхәт... интернетка гына багынып утырган башлар да ачылды, билләр дә турайды. Яшь чаклар искә төште...
23 нче февраль көнне дә клуб каршында егетләребез өчен бәйрәм оештырдык. Яшьләр һәм ир-атлар ике команда булып ярышларда катнаштылар. Аннары шунда тышта өстәл көйләп чәй эчтек. Камыр ризыклары пешереп килүчеләр дә, термос белән чәй алып килүчеләр дә күп иде. Иң куанганы балалар һәм ир-атлар булды. Соңыннан алар шушы гадәти булмаган бәйрәмне оештырган өчен безгә рәхмәт әйттеләр. Иң шәп әйтелгән рәхмәт Рәҗәп абыйныкы булды. “Кызлар, безнең күңелне күргән өчен зур рәхмәт сезгә. Менә без дә сезгә 8 мартка шушындый бер бәйрәм оештырырбыз әле яме. 8 мартның кайчан икәнен әйтсәгез...” шушы урында егылдык малай, күздән яшьләр чыкканчы көлдек. Сүзенең мәгънәсен дә аңладык югыйсә, тик әйтелеше шулкадәр күңелле булды. Менә мәзәк каян чыга, үзебезнең арада йөри ул да. 8 март, 7нче март белән 9ы арасында була ул. Рәҗәп абыйга әйтәсе булыр әле.
Сабантуйлар әлегә бар бездә. Быел булды... авылдашлар хисабына. Берни эшләр хәл юк, заманасы шундыйга калды. Татар җаны Сабантуйсыз яши аламы соң инде. Халык акчасын да, бүләген дә җыйды. Гөрләтеп бәйрәмен дә уздырды. Балалар сабантуе да уздырдык, анысына да авылдашлар бүләк белән булыштылар. Эшмәкәр егетләребез иганәчелек ярдәме күрсәттеләр.
Ниләр сөйли авыл урамы?
Бер үк авылда яшәсәк тә, һәр урамның үзенә генә хас холкы, үз гадәтләре бар. Иң беренче Тау асларыннан башлыйм әле. Авыл тавыннан төшкәндә сул якта, авылдан аерылып (елга аерып тора) бер урам утыра. Тау асты дип йөртәбез без аларны. Туп-туры бер урам, капка төбенә чыгасың каршыда тау, наратлар шаулый, чыршылар тибрәлә. Алар шулкадәр бердәм, күп эшне күмәкләп башкаралар, тормышны яраталар, ярдәмчелләр. Әле узган ел урамнары белән концерт та куйдылар.
Шундый бер-берсенә ярдәмчеллекләре белән аерылып торучы урамнарның тагын берсе- Мәктәп урамы. Хәзер кеше-кешегә керми, йөрешмиләр дияргә яратабыз бит инде. Ә бу урам халкы моның киресе. Алар бер –берсенә һәрчак булышалар, хәл белешәләр, авыр вакытта таяныч була беләләр. Сокланырлык...
Тагын бер үзенчәлекле, капка төбендәге эскәмияләрен суытмаучылар, Үзәк урамда яшиләр. Ул урамнан кайчан гына үтсәң дә капка төпләрендә кем дә булса булмый калмый. Әбиләре дә, бәбиләре дә,ирләр дә шунда. Бу һич кенә дә гаепләп язу түгел. Күрше-күлән белән аралашып, санлашып яшәү гомер-гомергә хупланган гадәт. Ә безнең капка төбендә эскәмия дә юк. Киләсе язга бер –ике пүкән булса да чыгарып куймыйча булмас...Пүкәне табылыр, вакытын гына табып булырмы...
Безне Мәскәүдә дә беләләр һәм ясыйлар...
Туган авылыбызны яратабыз инде сүз дә юк... шушында торабыз, һавасын сулыйбыз, суларын эчәбез... ә менә читтә яшәүче авылдашларыбыз сагынуларын бүтәнчә басалар... аларга авылыбызның һәр тыкрыгы, һәр сукмагы, капка төпләре, кешеләре, елга-болыннары шулай ук бик кадерле... Авылыбыздан киткәндә әлеге сабыйның теле дә ачылмаган була, шулай да ул авылны онытмый, бик еш сагынып кайта, истәлекләр туплый...
Мәскәүдә яшәүче авылдашыбыз, подполковник, рәссам, Сафин Фаяз абый (Тәкыев Фәрит абыйның бертуган абыйсының малае) авылыбызның матур җирләрен фотога төшереп алып китеп, шулардан бик матур картиналар иҗат иткән. Ул әлеге картиналарын мәктәп бинасына урнаштыруыбызны үтенә. Кире кагабызмы соң инде шундый матур үтенечне , бик рәхәтләнеп, хәтта зур горурлык белән урнаштырачакбыз. "Мой любимый край-Яраткан туган ягым" сериясендәге әлеге картиналар һәркемнең күңелен әсир итәрлек. Без игътибарга да алмаган урам, тыкрык, биналарның картинадан безгә елмаеп торуларын күрү шулкадәр күңелле. Фаяз абый алга таба да авылыбызның истәлекле урыннарын, өлкәннәрнең портретларын ясарга теләге барлыгын җиткерә. Авылыбыз көннән-көн яңара, ә әлеге картиналарда күпме истәлек, тарих чагыла. Җанга якын бу җирләрне, урам, болыннарны сәнгать әсәре итеп күрү күңелдә зур кәнәгатьлек һәм горурлык хисләре уята... безнең Көшкәтбаш... безнең Шалкан... безнең авыл... безнең Фаяз абый... мең рәхмәт сиңа ерактагы якын авылдаш!
ШАТ-Көшкәтбаш...
Көшкәтбаш авылына телевидение кирәкме?,-дигән сорау күпләрне уйга салды, әмма берәү дә югалып калмады... Һәркем үзенең фикере белән уртаклашты, тәкъдимнәрен әйтте...Телевидение үк ача алмасак та әлеге группаны булдыра алдык. Әлеге сораштыруны мәктәп коллективы концерты өчен авыл урамына чыгып үткәргән идек. Шуннан соң ВК челтәрендә “ШАТ-Көшкәтбаш” төркеме барлыкка килде.ШАТ дигән сүз- “Шалкан авыл телевидениесе” дигәнне аңлата. Шулкадәр җанга рәхәт, кирәкле группа булды ул.Ул һәр көнне һава торышы һәм хәерле иртә теләүдән башлана. Бөтен яңалыгыбыз: авылда нәрсә булган, була, кемгә ләкләк килгән, кемнең туган көне, егетләрне армиягә озату, солдатлар белән хат алышу,концерт-чаралардан фотомизгелләр, видео- өзекләр, югалган бибиләр, белдерүләр...барысы да шушында. Теләгән һәр кеше үзенең фикерен белдерә, яңалыгын куя ала.Беркемгә дә тыю юк.Авыл үзенең шатлыгын да кайгысын да шушында уртаклаша. Иң мөһиме шул, ерактагы авылдашлар өчен кадерле ул. Әллә кайда торып авылың турында хәбәрдар булып яшәүдән дә рәхәте юктыр минемчә. Алар яратуларын, сагынуларын белдереп язалар, рәхмәтләрен җиткерәләр.Ул аларга сусаганда бер йотым су кебектер инде... Хәзер без төркем исемен кыскартып ШАТ дип кенә йөртәбез. “Шул ШАТка көнгә бер кереп чыкмасам күңел булмый”,-дигән кешеләр күп. Кайчакта яңалыкларның булмый торган чагы да була. Аңа карап ШАТның тәме бетми...
Кыскача гына озын итеп язганда менә шул... Белдегез инде хәзер, бар шундый авыл, Шалкан диләр...шулай тормышның тәмен белеп, гөрләшеп яшәп яткан чагыбыз. “Үзеңнеке үз, киндер булса да бүз”,- дип бик белеп әйткәннәр. Һәркемнең сыенып яшәрлек үз почмагы, сагынып кайтырлык үз авылы, таянырлык туганнары, дуслары, күршеләре булсын иде. Үзеңнеке кирәк, ә үзеңнеке һәрчак яхшы, газиз була.
Лилия Гарифуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев