Башка әйбер бирмәгәч, ипи бир дип сорый башлады
Ашарга яратмый дигән баламның кыяфәтен күреп, “И, Раббым, ачлыклар күрсәтмә!” – дидем
Сабый бала булган һәр йортта диярлек бер проблема бар – бала ашату. Берсеннән-берсе үзсүзле, берсеннән-берсе көйсез бүгенге заман балалары ашауга да бик талымчан һәм бик нәзберек. Шагыйрь әйткәнчә, “әби дә биеп торсын, бабай да көлеп торсын” белән генә канәгатьләнми әле алар. Аш, ботка ише ризыкларны ашату өчен кимендә атказанган артист булырга, психолог, невролог һәм тагын башка күп кенә һөнәрләрнең нечкәлекләрен тирәннән белергә кирәк. Тик заманда һәм балада гынамы соң гаеп? Шушы арада булган бер вакыйга бу хакта уйланырга мәҗбүр итте.
Танышымның Казанда яшәүче ике яшьлек оныгы да башка сабыйлардан аермалы түгел. Бик хәрәкәтчән, бик актив булса да, ашавы әлләкем түгел. Теләгәнен – ашый, теләмәгәнен – юк. Аны ничек ашатканнарын күреп, янәшәдәгеләренең сабырлыгына соклана торган. Менә шул сабый күптән түгел бераз авырып алды. Анализларның бер-икесен ач карынга тапшырырга һәм УЗИ үтәргә кушканнар. Соңгысы да ач карынга һәм язылу буенча сәгать унга гына барасы. Ни хикмәт, үч иткәндәй, таң белән торып утырган баланы сәгать унга кадәр ашатмыйча түздерү аны мәҗбүри ашатудан да авыррак булып чыккан.
–Башка көнне ашауда гаме булмаган кебек тоелган улыбыз торуга ук ашарга сорый башлады, - дип сөйли әбисе. – Ике яшь кенә булса да, теле иртә ачылды, барысын исемләп әйтә. Табиблар кичке алтыдан соң ашатмаска кушкач, анализлар дөрес чыксын дип, алар әйткәнне тыңлаган идек шул. Күрәсең, “эче” тәмам бушаган. Башта гадәт буенча кете-мете: печенье-конфет сорап алҗытты. Аннан берне генә, кечкенәне генә бир инде дип ялына башлады. Әле суыткычка алып бара, әле шкафка. Өзми дә куймый: “Шунда бар бит инде, бир”, - ди. Шкафка буем җитми дип котылмакчы идем, табуретка өстерәп килде, шушында бас ди. Башка әйбер бирмәгәч, ипи бир ди башлады. Күз яшьләре белән сорый балакаем... Нәрсә бирсәң дә ашыйсы... Менә, мин әйтәм, берни ашамый торган бала! Уенда да гаме юк, телевизор да, планшет та, телефон да кирәк түгел. Башка чакта аерып алып булмый торган мультиклары белән дә алдандырып булмады. Уенда да, телендә дә бары тик ашау гына. Көч-хәлләр тиешле сәгатьне көтеп җиткердек. Инде түзәр хәл калмады, поликлиникага вакытыннан алдарак барыйкмы әллә дә дигән идем, анда да шул безнең кебек ач килгән балалар бит дип кенә сабыр иттек. Белгән булсак, аны башка көнгә, иртәнге сәгатькә үк яздырган булыр идек тә... Ашауга исе китми, аппетиты да юк дигән идек шул... И, Раббым, ачлыклар күрсәтмә, дидем азактан. Бүгенге балалар ачлыкка түзә ала торган балалар түгел. Безнең әбиләр, әниләр теге заманда ни хәлләр чыдады икән дә, ач сабыйларны ни хәлләр үстерделәр-түздерделәр икән дидем...
Ә без үзара балаларны ашатып булмый дип зарланышабыз. Билгеле, йокларга ятканчы кулыннан баллы тәм-том өзелмәгән, әле согын эчкән, әле җиләк-җимеш, яшелчә кимергән бала солы боткасын да, токмачлы ашны да теләр-теләмәс кенә ашар шул. Үтеп китешли төрлесеннән бер-ике капкан әнә шул “тәмнүшкәләр” хисабына аппетиты бозылуын да өстәсәң, аптырыйсы да калмый бугай. Бәлки ялгышамдыр, әйдәгез, бер генә көн, танышларым кебек, бушану сәгатьләре үткәреп карагыз әле...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев