Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Башың киттеме әллә яки көзен су коену серләре (+фото)

Көзгә кереп барсак та, Балтачның Кара күле су коенучыларның шат авазыннан шау итеп тора.

Беркөнне шулай кичен ашыгып кына Кара күлгә су коенырга барыш. Юлда бер танышым очрады.

- Башың киттеме әллә? - ди бу аптырашлы караш белән.

Баш китмәде анысы, ә менә колач җәеп бер рәхәтләнеп йөзү беркемгә дә зыян итми. Әмма... моның өчен салкын көндә беренче тапкыр йөзәргә теләдем дип кенә суга керергә ярамый. Җәйге эссе көннәрдә су коенуны көннәр салкынгайта башлагач та дәвам итәргә кирәк, бу организмның акрынлап салкын суга ияләшүе өчен шулай эшләнә. Ә инде көннәр бик салынайткач, судан чыгышка калын киемнәр киеп, бер чокыр кайнар чәеңне эчеп куйсаң, үзеңне яңа туган сабый кебек хис итәчәксең.

Җәен без эсселектән су коенсак, көзге йөзүләр күбрәк сәламәтлекне кайгыртып эшләнә дияр идем. Суда йөзү сәламәт кеше өчен дә, берәр чирдән интегүчеләргә дә артык түгел. Салкын һава торышында су коенучылар арасында салкын тиеп яки грипп белән авыртулар сирәк күзәтелә.
Димәк сәламәт булыйк дисәк, сәламәт яшәү рәвеше алып барыйк, спорт белән шөгыльләник, су коеныйк.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250