Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Белделәрме, сизделәрме икән ул бичаралар берәр чакрым алда аларны әҗәл сагалап торганын?

Безнең Арбаш авылының көтү йөори торган киң дугаенда да бар бер чардуган.

Олы юл буйларында анда бер, монда бер мәрхүм булганнар өчен куелган чардуганнарга күнеккәэн шикелле инде без. Аларны күз күрә күрүен, күңел кабул итә алмый, һәркайсында кеше язмышлары...

Безнең Арбаш авылының көтү йөори торган киң дугаенда да бар бер чардуган. Көтү көтәргә дип чыгып шуны күргән саен, 1999 елның җылы кояшлы печән өсте искә төшә.

Колхозның пимэр басуы дип йөртелгән ерак басуында процент печәне өләшкән көн. Урыс әйтмешли, ни что не предвещало беды. Авыл халкы олысы кечесе, кыскасы, сәнәк тота ала торган һәркем басуда була иде андый көнне. Сумкаларга ашау-эчү тутырып көн алып бара иде халык ул чорда басуга. Тигез покосларга салынган, ярым кипкән печәнне кайсы басуда ук таратып киптерү эшенә керешә, транспорты булганнар шул килеш төяп, өй тирәсенә ташып урнаштырырга ашыга.

Өйлә узып, эшкә бару вакыты җиткәнгә (фермада сыерлар савам) мин печән төяп кайтучы бер тракторга утырып өйгә юнәлдем. Авылга кайтып җитәрәк каршыга килүче Беларусь тракторы безне узып китте. Кабинада ике егет, басуга печән алып кайтырга барулары, тракторның ишеге ачык, тарттырып бәйләнгән, безгә сәлам биреп уздылар, вызлары ерык! Белделәрме, сизделәрме икән ул бичаралар берәр чакрым алда аларны әҗәл сагалап торганын?

Юктыр, сизәргә өлгермәгәннәрдер, безнең авылның таулары текә, тирән. Ниндидер сәбәпме, күрәчәкме, көчле трактор бар көченә барган көе юлдан чыгып тау астына тәгәри. Берьюлы ике гаиләгә әйтеп-аңлатып булмастай кайгы-хәсрәт ургылып керә шул көнне. Берьюлы ике сөлектәй ир-егет трактор белән тәгәрәп якты дөнья белән хушлаша. Берсе күптән түгел гаилә корган Сәләхов Марат, берсе әле өйләнергә дә өлгермәгән Гарипов Илшат.

Юк, ике гаиләгә генә килгән кайгы-хәсрәт булмады, бөтен авыл белән еладык ул чакта. Урыннарыгыз җәннәт түрләрендәдер авылыбызның ярдәмчел, асыл егетләре! Ул авыр вакытлардан соң күп еллар үтеп, күп сулар акса да, шул көнне булган авыр вакыйга безнең дә күңелләрдә саклана. Инде халык күптән басудан печән төяп ташу дигән күңелле дә, матавыклы да эш белән шөгыльләнми, печәнне хәзер капка төпләренә рулон белән китереп китәләр.

Сез һәлак булган урынга Шәүкәт абый Гарипов ( Илшатның әтисе) утырткан пар карагай агачы шаулап үсеп утыра. Ни хикмәт, ике егет бергә үлгән кебек, ул ике агач та бер-берсенә чорналып үсә. Җил булмаган көннәрдә дә карагайның йомшак ылыслары шаулап- пышылдашып: юларда исән-имин йөрегез кадерле ир-егетләребез, ди кебек.

Ләйсән Әхмәтшина,

Арбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

4

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев