Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бер әби: «Прәме пойдуш — умруш, дәлше пойдуш, сәпсим пропайдуш», дигән

Ә чынында, әбекәй, турыга баргач, зыйрат булыр...

Мине дә пидересең...

Көлеп алыйк әле, дусларым

Пи...

Авылыбызда киң күңелле, әмма русча белмәгән әбекәй бар иде. Урыс знакумы кунакка килгәч: «Пи, пи, сезгә баргач, мине дә пидересең,» — дип, кыстый-кыстый чәй эчерә икән.

Эч, эч, сезгә баргач, мине дә чәй эчерерсең, дигәне инде...

Прәме пойдуш — умруш

Авыл эченнән Катерина юлы — таш юл үтә иде. Юл сорашкан шоферларга өйрәнеп беткәннәр иде инде авыл халкы. Ничек тә аңлатып, юлны өйрәтеп җибәрә иделәр.

Әлеге әбиебезне дә урамда туктатып, урыс абзые-шофер юл сораган. Өйрәткән әбиебез.

«Прәме пойдуш — умруш, дәлше пойдуш, сәпсим пропайдуш,» — дип аңлаткан... Әлбәттә, абзыйның чәче үрә торган инде. Умрешь, пропадешь дигән сүзләрен аңлап...

Ә чынында, әбекәй, турыга баргач, зыйрат булыр, аннан арырак ватык, җимерек күперне күрерсең дип изге уйлы юл өйрәтү бурычын аткарган инде, юкса...

Миләүшә Әхмәтҗанова-Усманова.

Чыганак: https://vk.com/feed?section=recommended&w=wall-212703588_7368

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев