Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бер кеше дә мәңгелек түгел, әмма...

Кичә әтиемнең туган көне иде...

Әйе, аңлыйм, үзем дә алтынчы дистәне түгәрәкләп киләм, әни, әби булдым. Аңлыйм, бер кеше дә мәңгелек түгел. Аңлыйм, әти-әнине балалар озатырга тиеш. Шулай да... Үзәкләрем өзелеп сагынам жаныкайларымны.

Аллаһка шөкер, бик матур, бәхетле яшәделәр. Мең шөкер, без — дүрт кыз, беребез дә борчу китермәдек аларга. 

Менә 11 ел нигезебез буш. Ә бит буген нинди кунелле бәйрәм булыр иде анда. Барыбыз да жыелыр идек, әни тәмле гөбәдиясен пешерер иде, тәмле чәйләрен эчертер идееее...

И яхшы Кеше идең, әти бәгърем! Булганга канәгать булды, беркайчан бер кешедән берни күпсенмәде, көнләшү дигән нәрсәнең тамчысы да булмады аңарда. 

Тирәдә берәр кеше төзелеш башласа, һәр көнне кереп хәлләрен белешер иде, алар өчен сөенер иде. Шулкадәр киң күңелле булды! Һәр кешене туганы кебек күреп сөйләшә иде. «Әтиегез җомга намазыннан кичке якта гына кайта» — дип көлә иде әни.

Чын табигать баласы иде ул. Коры елга буена бозауны арканга алып китәр иде дә, әллә ни гомер йөреп кайтыр иде. Берсендә хәйран озак кайтмый торып куркытты, эзли башладык. Ә ул көлә-көлә кайтып керде. «Әз генә ял итим дип каен төбенә сузылып яткан идем, күккә карап ята торгач, йоклап киткәнмен», — ди. 

Май аенда койма буенда кычыткан күренә башласа, өзеп учында әвәләр иде дә, рәхәтләнеп ашар иде. «Сугыш вакытында безне ач үлемнән алып калды ул», — дия иде. Кыяр-помидорны да бакчадан, түтәлдән өзеп ашарга яратты. Йөзгә кадәр яшәр әле әти дидек, ә ул, сиксәнне дә тутырып җиткерә алмыйча, китеп барды... Аллаһ Тәгалә ансат авыру, җиңел үлемнәр бирде аңа. Бәхетле, тигез яшәгәннәр бер-бер артлы китеп бара диләр, нәкъ ике елдан әни дә китте. И сагындыралар, жаныкайларым...

Шушы көннәрдә генә нәкъ 15 ел элек төшкән фотоны табып җибәрделәр. Нинди бәхетле чаклар. 

Караңгы гүрләрегез якты, тар каберләрегез киң булсын, кадерлеләрем. Барыбыз да иманлы бәндәләрдән булып, жәннәтләрдә очрашулар насыйп булса иде, Йә Раббым.

Ләйлә Габделхакова,

Яңгул авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев