Берәү, икәү, өчәү... Акча саный беләсеңме
Әгууҙү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләәһи раббил-гааләмиин. Вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлиһил-кәрим. Вә галәә әәлиһи вә әсхабиһи әҗмәгыйн.
Барча галәмнәрне юктан бар кылып, безне халык кылып, һәрдаим тәрбияләп, ризыкландырып һәм киендереп торучы Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләгә барча хәмед-сәналәребез, олуглау-мактауларыбыз булса иде. Мөхәммәд бине Габдулла — Аллаһының хак Расүле, тугры пәйгамбәре, шәриф булган колы, сөекле Пәйгамбәребез, остазыбыз — Аллаһы Тәгалә аңа, аның гаиләсенә, сәхабәләренә Үзенең салават-шәрифләрен бирсә иде. Аллаһының Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мәккәдән Мәдинә шәһәренә күченгәч, аның янына кешеләр килеп, шәһәр сәүдәгәрләре үлчәп сатканда харамлашкан дип зарландылар. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә әлеге аятьләрне иңдерде, һәм сәүдәгәрләр сатуларын төзәттеләр. Бу аятьләрдә Аллаһы алдап, киметеп яки кимчелекләрен яшереп сатучы сәүдәгәрләргә: «Сез бит Минем каршыма килеп басачаксыз», — дип аларны Кыямәт көненең хисабы белән кисәтте. «Киметеп үлчәүчеләргә ни үкенеч! Алар [үзләре өчен] кешеләрдән үлчәткән вакытларында, тулысынча алалар. Ләкин аларга үлчәгәндә яки [бизмәнгә салып үлчи торган нәрсәләрнең] авырлыгын билгеләгәндә, киметәләр. Алар терелтеләчәк дип уйламыйлармы? Бөек көн өчен. Бөтен кешеләрнең галәмнәр Раббысы [булган Аллаһы Тәгаләнең хөкеме һәм җәзасы] өчен [каберләреннән] кубарылган көнне [күз уңында тотам]». («Әл-Мутаффифин / Киметеп үлчәүчеләр», 83:1-6)
Хөрмәтле җәмәгать, бу аятьләр сәүдәгәрләр сәбәпле, алар өчен иңсә дә, шул ук вакытта, бу аятьләр безгә, барыбызга да кисәтү булып тора. Без дә вакыт-вакыт нидер сатабыз, кемгәдер ниндидер хезмәтләр күрсәтәбез. Әйтик, үзебезнең машинабызны сатканда, ватык җирләрен күрсәтәсебез килми, аларны яшерәбез, машинабызны мактыйбыз. Шулай итеп, кыйбаткарак сату өчен гөнаһка кереп, «шөкер, миннән китте, алучы теләсә нишләсен», дип саткан акчаларыбызның бәрәкәтен югалтабыз. Әмма бу явызлык үзебезгә үк әйләнеп кайтасын аңламыйбыз. Бервакыт Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм базарда йөргәндә бодай сатучы янында тукталды. Капчыктагы бодайга кулын тыккач, ул анда дым сизде һәм сатучыга: «Нәрсә бу, әй, ризык сатучы?» — дип сорау бирде. Ул: «Бодаем яңгырга эләккән иде шул, әй, Аллаһының Расүле», — дип җавап бирде. Шунда Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм аңа: «Алай булгач, нигә син юеше өстенә корысын салдың соң? Кем харамлаша, шул бездән түгел», — диде. Адәм баласы, шулай шул, кеше, алдап сатсам, керем күбрәк булыр дип уйлый, әмма ризык һәм бәрәкәт сәүдәдән түгел, ә Аллаһыдан икәнен аңламый. Әгәр Аллаһы бәрәкәт бирмәсә, бернинди сәүдә дә алга китә алмаячак. Бернинди ялган, харамлашу да кешегә бәрәкәт, шатлык китерә алмаячак. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Әгәр сәүдә кылучылар тугры булсалар һәм товарның гаебен әйтеп сатсалар, сәүдәләре бәрәкәтле булыр. Әгәр алдасалар һәм яшерсәләр, бәрәкәте юк ителер», — дип әйтте.
Сәүдә — ул ике як та отышта калырга тиеш булган килешү. Сатып алучы үзенә кирәкле нәрсәгә ия булганы өчен, сатучы исә, товары сатылып, эше алга баруы өчен шатлана. Шушы гаделлек бозылмасын өчен, галимнәр Коръәнгә һәм Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисләренә таянып, тырышлык куеп, хөкемнәр чыгардылар, кагыйдәләр билгеләделәр, шулай итеп, зур бер фән пәйдә булды. Анда сәүдә килешүләрен ничек төзергә, аларны ничек бозарга икәнен аңлаттылар. Анда сәүдә кылучылар, ике як та гөнаһка кермәсен өчен, нинди сәүдә төрләре харам, кайсылары бозык яки мәкруһ икәннәрен билгеләп куйдылар. Алынган товар кимчелекле булса, гаебе килеп чыкса, мәсьәләне ничек хәл итәргә, моны ничек исбат итәргә икәнен күрсәттеләр. Товарны әҗәткә сату мәсьәләләрен, боларны һәм башка бик күп мәсьәләләрне аңлаттылар. Бу кагыйдәләр, хөкемнәр барысы да бер як икенче якка зыян китермәсен, сәүдә гадел булсын, ике як та отышта калсын өчен куелган. Сатучының да, сатып алучының да хаклары бар. Бу хаклар бозылырга тиеш түгел. Ислам шәригате исә болар сагында тора. Сәүдә итүчеләрдә бу белемнәр булырга тиеш. Бәяләрнең артуы хәзерге көндә безнең һәрберебезне бәяләрнең артуы борчый. Ашамлыкларга, төзелеш материалларына, бензинга гел бәяләр артып тора. Бәяләрнең артуы элек тә булган, хәзер дә шулай. Галимнәр әйтүенчә, Аллаһының «Әл-Мүсәггир» дигән исеме бар. Мәгънәсе: Ул һәрнәрсәнең үз кыйммәтен билгеләүче, бәя куючы. Әнәс бине Мәлик хәбәр итүе буенча, бервакыт базарда бәяләр кыйммәтләнгән. Кешеләр Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм янына килеп: «Әй Аллаһының Расүле! Безнең өчен базар бәяләрен билгелә әле», — диделәр. Ул: «Дөреслектә, бәяләрне билгеләүче (Әл-Мүсәггир) — ул Аллаһы Тәгалә, Ул чикләүче дә, киңәйтүче дә, ризыкландыручы да. Мин Раббым каршына килеп баскач, сезнең берегез дә миңа килеп, миннән кан хакын яки мал хакын таләп итмәссез дип өметләнәм», — диде. Базардагы бәяләр үзләре табигый рәвештә көйләнә. Яңгырлар явып, уңыш күп булса, бәяләр төшә, корылык булып, уңыш аз булса, бәяләр күтәрелә. Шулай ук сугышлар, фетнәләр башланса, ризык килү кими һәм бәяләр табигый рәвештә күтәрелә. Шулай ук, хәзерге вакытта бәяләр бензинга һәм долларга карап үзгәрәләр. Нефть бәясе артса, бензинга бәяләр арта, бензинга бәяләр артса, башка товарларга да бәяләр артачак. Базар бәяләре шулай үзләре көйләнә, әмма бәяләрне ясалма рәвештә күтәрү (карабодайга һәм тозга арттырган кебек) Ислам шәригатендә тыела. Хәерле кәсеп Совет заманнарында, алып-сатарларны «спекулянт» дип гаепләп, җәзага тарта торган булдылар. Бер урыннан алып, икенче урында сату зур җинаять булып саналды. Әмма Ислам кануннары буенча сатып алган әйбер сатып алучының шәхси милке булып санала. Ул бу милкен үзенә кулланырга, кемгәдер бүләк итәргә яки үзе теләгән бәягә, үзе теләгән кешегә сатарга хакы бар. Сәүдәгәрләр сәбәпле төрле илләрдән күп төрле товарлар кайта, күп төрле кибетләр ачыла һәм кеше, ни теләсә, шуны сатып ала. Бу элек тә шулай булган. Кәрваннар бер континенттан икенчесенә товарлар, ризыклар ташыганнар. Мәсәлән, бездәге «чынаяк» дигән сүз «кытай савыты» дип тәрҗемә ителә. Димәк, аларны Кытайдан китергәннәр; яки элекке Болгар дәүләтендә бик сыйфатлы читекләр ясаганнар. Чит илләрдә бу читекләргә «болгари» дип әйткәннәр. Борынгы заманнардан ук берни дә үсми торган, ком һәм ташлы чүл уртасында урнашкан Мәккә шәһәре халкы да күп очракта бары тик сәүдә итү сәбәпле генә көн күргәннәр. Бу хакта Аллаһы Тәгалә Коръәндә аларның кышын һәм җәен бергәләшеп сәүдә сәфәрләрендә йөрүләрен искә ала: «[Раббылары] Корәешне [һәм Мәккә халкын Әбрәһәнең филле гаскәреннән] берләштерер өчен. Аларны кыш [Йәмәнгә] һәм җәй [Шамдагы сәүдә сәфәрләрендә] берләштерер өчен [саклады]. Шушы Бәйтнең Раббысына гыйбадәт кылсыннар [Кәгъбәтулланы фил гаскәреннән һәм бөтен куркынычлардан Ул гына саклады]. [Үләксә ашарга мохтаҗ иткән] Ачлыктан соң аларны ашаткан, [махау һәм ваба кебек йогышлы авырулар кебек] куркудан аларны имин иткән Затка [гыйбадәт кылсыннар]». («Кураеш / Кораешләр», 106:1–4)
Безнең динебездә сәүдә кылу мактаулы кәсепләрдән санала. Сәүдәгәрләр сәбәпле илләргә, шәһәрләргә күп төрле ризыклар һәм товарлар китерелә. Без, сатып алып, сәүдәгәрләрне баетабыз дип уйларга кирәк түгел, ә без үзебезгә кирәкле нәрсәне ала алдык, дип шөкер итәргә кирәк. Сәүдәгәрләр булмаса, халыкның тормышы бик авыр булыр иде. Икенчедән, дөрес сәүдә итүе белән сәүдәгәрнең Аллаһы каршында дәрәҗәсе күтәрелә, аның эше мактаулы эшкә әйләнә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Тугры, әманәтле сәүдәгәр Кыямәт көнендә пәйгамбәрләр, изгеләр һәм шаһитләр белән бергә булыр», — диде. Әйе, әгәр алар сатып алучыларны алдамыйча, аларга хыянәт кылмыйча, дөрес сәүдә кылсалар, аларга шундый югары дәрәҗә булачак. Шул вакытта Аллаһының ризалыгы да, бәрәкәт тә булачак. Сәүдә сүзе эченә төрле хезмәт күрсәтүләр дә, нидер ясап, җитештереп сатулар да керәдер. Аллаһы әйтте: «Ий, иман китерүчеләр! Үзара килешенгән [һәм динебез тарафыннан рөхсәт ителгән] сәүдә юлы белән булмаса, [шәригать кушмаган риба, отышлы уен һәм талау кебек] бозыклык белән арагызда [берберегезнеке булган] малларыгызны ашамагыз...» («Ән-Ниса / Хатыннар», 4:29)
Дин кардәшләребез, хөрмәтле мөселманнар! Ризыгыбыз киң, мул, бәрәкәтле булуын теләсәк, гөнаһка, кеше хакына кермичә, сәүдә эшендә дә зирәклек, тәкъвалык күрсәтеп яшәргә насыйп булсын.
Марат хәзрәт Сәйфетдинов,
Балтач Үзәк мәчете имамы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев