Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бердән артык ярамый!

Йомырка белән артык мавыгып, авыруга сабышуыгыз ихтимал.

Тәүлегенә бердән артык йомырка ашаучы кешеләрдә шикәр чире барлыкка килүе мөмкин. Кытай медицина университеты экспертлары әнә шундый нәтиҗәгә килгән.

Галимнәр, тикшеренү үткәреп, аның барышында туклануның кеше организмына нинди йогынты ясавын өйрәнгән.
Белгечләр, йомырканы даими куллану диабет үсеше куркынычын арттыра, дигән нәтиҗәгә килгән. Бу очракта авыруның барлыкка килү хәвефе 60 процентка арта икән.

Соңгы ун елда Кытай халкы рационында йомыркалар саны ике тапкыр арткан, дип билгели экспертлар. Тикшеренү нәтиҗәләре әлеге продуктны куллануның кешеләрдә диабет үсешенә йогынты ясавын күрсәткән.

Элегрәк Кытай экспертлары, тавык йомыркасы сәламәтлек өчен куркыныч булырга мөмкин, дип белдергән иде индедип яза Кызыл таң.

 

Фото:pixabay.com/ru

Автор: Юлия Төхбәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йомырка файдалы киңәшләр