Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бергә үттек тормыш сукмакларын

Рәшидә һәм Әхмәт Мөхәммәтшиннарның бергә гомер итүләренә 64 ел

Түнтәр авылында гомер кичерүче Рәшидә һәм Әхмәт Мөхәммәтшиннарның бергә гомер итүләренә 64 ел
1960 елда 21 яшьтә гаилә кора алар.

 


Әхмәтнең Рәшидәгә өйләнүе Түнтәр халкын әллә ни гаҗәпләндермәгәндер. Ни өчен дигәндә, инде мәктәп яшеннән бирле бер-берсенә гашыйк парлар. Башлангычта укыганлда ук Әхмәт кызның чәченнән тарткандай, эткәләгәндәй итеп йөри, кызга булган мәхәббәтен шулай чагылдыра һәм берсендә елгада бәкедә кер чайкаганда Әхмәтнең апасы Рәшидә апасына әйтә куя: «Безнең малай сезнең кара кызыгызны яратам», ди. Хәзер генә ул, Әхмәт ага алтыш дүрт ел үткәч, шулай ук дидим микәнни, ничек оялмыйча әйтә алдым икән, дигән була һәм уенын-чынын бергә кушып, «Рәшидә үзе мәктәп ишек артында качып, мин чыкканны көтеп тора иде ул», ди, «шулайдыр, — дип кушыла Рәшидә апа, синең абыең күреп, безнең килен дип үчекли башламасын дип кача идем мин, алар кайтып китсеннәр», — дип.

 

Бергә тату гомер иткән, туган авыллары өчен гел дә игелекле хезмәттә булган үрнәк гаилә вәкилләре белән әңгәмәбез әнә шулай күңелле генә башланды. 
Әхмәт яшьләй ятим кала. Бер апасы белән генә үсә. Ләкин мин ятим, дип, боегып йөрми, кеше рәтенә кереп уйный, шаян, җор телле, бик үткен була, укыганда да тырышып укый, характеры кешедән калышмый торганнардан була. Җиденче сыйныфтан соң, укуын ташлап, җиң сызганып колхозда эшли башлый: атын җигә, урманда утын кисә, шофер була, плугарист булып та эшли. 1969 елда авылдашы Тәбрис Шәйхетдинов белән авылга газ баллоннары ташый башлыйлар. Йортларны табигый газга тоташтыргач, утыз ел шушы газ хезмәте күрсәтү өлкәсендә слесарь булып эшли. Аннан эшен кече улы Айдарга тапшырып, лаеклы ялга китә. Ялда да тик утырмый, ислам дине нигезләренә өйрәнеп, 17 ел мәэзин буларак азан әйтә, ковид чире зәхмәте кагылгач, аннан көч-хәл белән исән калып, озаклык белән генә савыккач, ул хезмәттән дә туктый. Хәзер менә төп йортта, улы-килене белән киңәш-табыш итешеп, хәләле Рәшидәне кайгыртып матур гына гомер кичерә. 

 

Менә шушы Әхмәт абыйга 19 апрельдә 85 яшь тула, ә татар хатын-кызының үрнәк өлгесе булган Рәшидә абыйстайга 4 мартта 85 яшь тула. Әйе, авылның өлкән абыстайларыннан берсе ул Рәшидә апа. Бик укымышлы, әдәпле, үзе дә шигырьләр яза, иҗат җимешләрен китапчыклар итеп тә бастыртып алган, ике шундый җыентыклары бар. Иң беренче язган шигыре гомер юлдашы Әхмәткә багышланган.1999 елда Әхмәткә 60 яшь тулды, — дип искә ала Рәшидә апа.- Шундый күп кунак җыйдык, партия вәкиле Рүзилә Кашапова, колхоз рәисе Наил Гозәеровларның да исән чагы, алар да килде, нинди генә кабатланмас бүләк әзерләргә микән Әхмәтемә, дип, уйланып йөрим, шулчак шигырь язып карыйм әле дип утырган идем, әллә ничә битле шигырь туды«, — ди. Ул шигырьне миңа да укытты әле, Рәшидә апа, Әхмәт абыйның бар тормышын тасвирлаган иҗади әсәр иде ул. Ул шигъри юлларда Рәшидә апаның иренә карата олуг мәхәббәте ярылып ята. Шуннан Рәшидә апа шигырьләр яза башлый. Талантының яшеренеп кенә ятуы гаҗәп түгел, Рәшидә апа китапханә мөдире булып эшли, хатын-кызлар оешмасы җитәкчсе булып тора, хезмәт еллары партия чорына туры килә, ул елларда башкарган хезмәтләрен язып кына бетерерлек түгел. «Минем Рәшидә үзенең төп эшеннән тыш, тагын 18 өстәмә эш башкарды», — ди Әхмәт абый. Санап та бирде: «хатын-кызлар советы секретаре булды, колхозның стена газетасын чыгарды, мәдәнияттә-сәнгатьтә катнашты, сайлауларда йөрде, съездларга делегат булып барды, авыл җирлегендә бөтен актив эшләрне башкарды... Горурлана идем мин хатыным белән», ди Әхмәт абый, — Элек бит машина алганда исполкомнан рөхсәт кәгазе кирәк иде, «Нива» машинасы алырга йөрим, рөхсәт сорап бардым, бирмиләр, чиратта кеше күп диләр, минәйтәм, Түнтәр Рәшидәнең ире булырмын мин, дигән идем, шундук кул куеп чыгардылар. Эшләгән кешенең кадере, дәрәҗәсе бар заман, күрдегезме?! 

 

Авылның иң матур җиренә, елга ярыннан ерак түгел, чишмәгә якын җәйләүдә бер ел эчендә йорт салып чыгалар, Рәшидә апаның эшенә дә якын, алайса карлы-буранлы көннәрдә ерак араны тәмам кар ерып йөреп җәфа чиккән була. Йорт-җир җиткерергә туган-тумачалары бик булыша, авыл кешеләренең ярдәмен күп күрәләр. Гомер буе дус-тату яши алар туганнары белән. Тормышлары матур гына дәвам итә, уллары Айрат туа, аннан Айдар дөньяга килә. Хәзер менә уллары-киленнәре белән бик матур гомер кичерәләр, алты онык, алты оныкчыклары бар. Төп йорттагы килене Гөлчәчәк әти-әнисен аш-суга осталыгы, пөхтәлеге белән кадерләсә, башка чыккан киленнәре Әлфия каенанасы белән горурланып туялмый. «Әни дин юлында, ашларда коръән укый, соңгы юлга озату эшләрен дә күп башкарды инде, озак еллар авыл китапханәсендә эшләде, үрнәк китапханәче булды, тикшерү килсә дә, аңа җибәрәләр иде, чөнки бөтен эше наять. Әни бик күркәм холыклы, авылның абруйлы кешесе. Кеше белән сүзгә килми, киленнәре белән әйбәт мөнәсәбәт тота, бик туганчылыклы. Авыл җирендә сирәк очрый торган интеллегент кеше. Әти аны хөрмәт итеп яшәде, ярату белән гомер иттеләр, аларның тормыш юллары чын мәгънәсендә күпләргә үрнәк". 
Язманың тулы варианты белән «Хезмәт» газетасында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаилә елы