Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Беркайда да югалмас бу Салават

Районыбызда үтә дә сәләтле булуы өстенә үткенлекләре, кыюлыклары, тәвәккәллекләре белән сокландырган, алай гына да түгел, хәтта хәйран калдырган яшьләрне күреп, алар белән аралашып та алсаң, исләрең-акылларың китә торган.

Бу очракта Балтачның "Төзүчеләр" микрорайонында яшәүче Салават Нәҗметдиновны күздә тотуым. Егет июнь башларында гына армиядән кайтты, кайтып бер ай чамасы ял иттеме икән, шунда ук Казанга эшкә урнашты. Ялгышмасам, ветдарулар ташый, бер көндә әллә ничәшәр чакрым юл үтәргә өлгергән егетнең осталыгын, юлда пөхтә йөрүен шундук чамалап алганнар, сокланып та куйганнар, озак та үтми яхшы машина да биргәннәр. Армия сафларында хезмәт иткән егет шул ул! Һәм дә уңган-булган Балтач халкының каны сеңгән, рухы иңгән Салават шул! Армия тормышын сөйләп тә таң калдырды. Бер ел эчендә илнең ничә почмагында булырга, үзен күрсәтергә, командирлар тарафыннан макталырга өлгергән. Ерак Көнчыгыш, Чита, Забайкалье... Башта бер кат укытканда ук, лекция укучы "әйдә, хәзер кемнең лекция укыйсы килә", дигәчтен дә Салават "Мин!" дип кул күтәргән, һәм шуннан соң иптәшләре алдында лекцияләр укуын дәвам иткән. Белем эстәгәннән соң, ерак бер шәһәргә хезмәт итәргә җибәрәләр, биредә ул "КАМаз" машинасында йөрү серләренә төшенә.
- Армиягә кадәр "КАМаз"га утырып та караган булмады, - ди Салават.- Теорияне яхшылап өйрәнгәчтен, практик ягына күнү кыен түгел. Башны гына эшләтергә кирәк. Солдатларны да әлеге машинаны йөртергә өйрәтүне миңа тапшырдылар.
Солдат хезмәте җиңел түгел. Бер ел нәрсә инде ул, дисәләр дә, аның бер көне дә елга торырлык. Әмма Салават андагы һәр авырлыкны, таләпчәнлекне, җаваплылыкны җиңелдән кабул итәргә, үзенә яраклаштырырга тырышкан, һәм омтылышына ирешкән дип тә әйтергә кирәк.
"Күпме тырышып хезмәт иттем, тырышлыкларымны күрмәделәр, бер рәхмәт тә белдермәделәр", дип әйтәсе килә егетнең кайтыр вакыты җиткәч. Хәер, командиры кул сәгате бүләк итә үзенә, әмма ул гына солдат күңелен эретми, хезмәтнең бәһасен аңлаган егет бер кәгазь кисәге булса да көтә....
Тик көткәне армиядә түгел, өйгә кайткач була. Салават кайтып атна-ун көн узгач, әтисе түләүләр килмәде микән, дип, почта әрҗәсен ачып җибәрсә, хәйран зур форматта конверт килеп төшә. Хәрби частьтан җибәргәнннәр, эчен ачып караса - мактаулы Рәхмәт хаты...Менә ничек икән, частьтагылар көчле, кыю, зиһенле егет үстергән әти-әнигә рәхмәт йөзеннән дә сюрприз ясарга уйлаганнар димәк. Салават та бик куана моңа, әти-әнисенә нинди шатлык бит! Гаиләдә алар 3 егет. Билгеле бер сәбәпләр аркасында абыйсы армиядә булмаган. "Ә син теләп бардыңмы?" дип кызыксынам Салаваттан. "Үз теләгем белән киттем. Чөнки беләм, хәзер армиядә хезмәт итмәгәннәргә тормышта юллар бик үк ачык түгел. Ә минем кебек максатчан кешеләргә андый каршылыклар кирәкми. Салават ветеринария институтында белем алган егет, шуңа күрә бәлки киләчәген шул юнәлештә бәйләр, ә хәзергә армия хезмәтендә алган көчле рухын югалмыйча республика юлларын гизә. Уңышлар сиңа, Салават!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250