Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Беркем дә, берни дә онытылмый

"Каршы алып, озатып калачак". Беркем дә, берни дә онытылмый. Хәрби бәрелештә катнашучылар бигрәк тә. Истәлек тактасы кую күмәк көч белән тормышка ашты.

Салавыч урта мәктәбендә мемориаль такта ачылды. Ул Төньяк Кавказда барган сугыш хәрәкәтләрендә алган яралардан сихәтләнә алмыйча яшьләй вафат булган десантчы Рәшит Бариев истәлегенә.

1993 елда урта мәктәпне тәмамлап, колхозда эшли башлады ул. Уку алдынгысы, алтын куллы егет булды.1994 елның көзендә сабакташлары Ранил Якупов, Айрат Ибәтуллин белән хәрби хезмәткә алынып, һава-десант гаскәрләренә билгеләнәләр. Бергә Новороссийскийда ВДВ учебкасы үтәләр. Биредә алар ныклы сугышчан һәм һава-десант хәзерлеге үтеп, өч тапкыр төрле модельдәге самолетлардан сикерәләр. Рәшит үзе сапер белгечлеге үзләштерә. Десантчы сапер егетне ут эченә озаталар. Фаҗига нәкъ менә миналар зарарсызландырганда килеп чыга. Мина ярчыгы егетнең башына бик зур зыян сала. Аны Мәскәүгә академик Н.Н.Бурденко исемендәге госпитальгә озаталар.

Рәшитне югалтуыбызга быел 20 ел була. ВДВның 70 еллык бәйрәмендә без аның соңгы чыгышын тыңлаганбыз икән. Районыбыз десантчылары бу вакыйганы, Рәшитне бик еш искә алабыз. Әлеге истәлек тактасы да десантчы ветераннар советы, Рәшитнең сыйныфташлары һәм якын туганнарының инициативасы һәм уртак тырышлыгы белән тормышка ашырылды.

Рәшитнең сеңлесе, мәктәпнең химия-биология укытучысы Резидә Габделхак кызы бу игелекле гамәлне башкаручыларга, районыбыз «Десантчылар берлеге» җитәкчесе Фәрит Шәрифуллинга әнисе, туганнары исеменнән олы рәхмәт сүзләрен ирештерде.

“Бик яхшы гамәл булган бу. Бүгеннән һәр көн эшкә килгәндә абыем каршы алыр инде, кайтканда озатып калыр”, – диде ул. Күңел касәләре тулган мәл иде.

Автор: Рамазан Фәрзиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һәйкәл сугыш