Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Беркемгә дә ышанма!»

Җырчы Алсу Фазлыеваның бу сүзләре сагайтты да, уйландырды да.

Ул — челтәрле бизнес белән шөгыльләнүче җырчыларыбызның берсе. Алсуның уйланулары да шуннан башлана:

«Кичә миңа бер хатын-кыз язган иде... Ул бары тик үзе өчен теркәлергә теләве, башкаларга бөтенләй сата белмәве һәм, гомумән, ире күп акча эшләве турында язды... Мондый сүзләрдән соң миндә — пауза...

Шулай диючеләр өчен мин шат кына, билгеле. Ләкин без иртәгәсе көнне нәрсә буласын белмибез бит, иртәгә безне ни көтә?! Теләсә нәрсә булырга мөмкин: ирең эшсез калырга, чирләп китәргә, гомумән, мөнәсәбәтләрегез үзгәрергә. Бу — тормыш!

Хатын-кыз нинди дә булса эш, хобби белән мавыга икән, өйдә — тынычлык, комфорт. Чөнки ул үзен кызыксындырган эш эшли, шул ук вакытта керем дә ала.

Иренә өметләнеп утырмый. Гомумән, ирләренең җилкәләрендә утыручы хатын-кызларны бөтенләй аңламыйм! Ир-атларга да булышырга кирәк, дип саныйм. Алар да тынычрак булсын өчен. Гадәти көндәлек тормышта бу турыда уйланылмый, берәр нәрсә килеп чыкса гына шул. Ә бит соң булуы да бар.

Әз-әзләп эшләргә кирәк. Бизнеста да нәкъ менә лидер булырга димәгән. Әкрен-әкрен генә тәҗрибә тупларга, күнекмәләр өйрәнергә, шул ук вакытта, матуррак, яшьрәк күренә башларга мөмкин. Иң мөһиме — өйдә барысы да тыныч. Минем дә ирем акчаны яхшы эшли. Ләкин миңа үземә эшләү, күңелмә якын хобби белән мавыгу ошый. Үземне кирәк булып тою ошый.

Хәзер миңа: „Алдан юрама“, — дип язарга мөмкиннәр. Юк, бу — гадәти киңәш, ярдәм! Киләсе көнгә ышанычлы булу бик мөһим, шулай бит, кызлар?» — дип язган Алсу шәхси аккаунтында.

      чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2023-08-27/berkemg-d-yshanma-3407469

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев