Без дә Сабантуй үткәрдек! (+фото)
Без - Яңгул авылының Тау асты урамы халкы күршеләр белән бик дус, тату яшибез. Урамыбызда яшьләр күп һәм, әлбәттә инде, балалар да күп.
10 июль көнне яшьләребез, үз көчләре белән, урам башындагы чирәмлектә балалар өчен искиткеч матур бәйрәм - Сабантуй ясадылар. Яшь үзенчәлекләренә карап, балалар өчен бик күп күңелле уеннар оештырдылар. Мул итеп бүләкләр өләштеләр. Әти-әниләр үзләре дә кызыклы ярышларда көч сынаштылар. Ә без, әби-бабайлар, рәхәтләнеп бәйрәм карадык ? Соңыннан искиткеч тәмле пылау белән сыйландык, коймак белән чәй эчтек. Урамыбызның бердәмлегенә, яшьләребезнең оешканлыгына, дуслыгына күңелләр сөенеп кайтты. Киләчәктә дә мондый бәйрәмнәр дәвамлы булсын, авылыбыз гөрләп яшәсен иде!
Ләйлә Габделхакова,
Яңгул авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев