Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Без яшь чакта...

Әй, яшьлек... Гомер узган саен күбрәк искә төшәсең бугай ла син..

Карале... Минем дә «без яшь чакта» дип сөйли торган көннәр җиткән икән... Шушы фотодагы магнитофон, кассеталарны күргәч шулай дип уйлап ирексездән елмаеп куйдым...

Чынлап та... Безнең яшьлек бит бу... Хәтерлисезме...

Бездә дә бар иде шундый көндез дә, төнлә дә җырлый торган «япон тактасы»... Өйдә дә җырлый... Верандада да... Безгә ияреп бакчага да чыга... Хәтта мунчага да безнең белән керә иде, билләһи...

Хәтерлисезме... Җәйге кичләр... Клубка чыгулар... Дүшәмбе клуб ачылмый, ял көне... Ә яшьлектә шимбә ни дә, дүшәмбе ни... Аның үз кануннары... Соң, клуб бикле дип өйдә ятып булмый бит... Алабыз магнитофонны... Китәбез урамга... Башта берәүләрнең капка төбендә җырлатабыз... Аннары чыгып кирәкне бирмәгәйләре дип башкасына күчәбез... Бераздан мәктәп бакчасыннан ишетелә музыка тавышы...

Хәтерлисезме... Наталиның «Ветер с моря дул» җыры бик популяр булып китте... Биисең, биисең, биеп туеп булмый... Клуб мөдире Рәсимә апа шушындый бер кассетаны тутырып яздырып куйган иде үзен... Биисең... Биисең... Аннары Рәсимә апай кассетаны борып куя да... Тагын биисең...

Хәтерлисезме... Әле ул кассета «җыйдырта» иде... Уңаена китереп хәлләр бетә иде, минсиңаәйтим... Карандаш белән боргалый-боргалый көчкә көйләп бетерә идек үзен...

Хәтерлим... Печән вакыты... Капка төбендә кичтән кайтып урнаштырмый калган печән өеме... Кунак кызларым да бар... Кич клубтан кайттык та капка төбендә утырабыз... Өч кыз һәм... Өчебезгә өч егет... Магнитофон җырлый... Без сөйләшәбез... Берзаман капка ачыла... Һәм... Әби... Белмим, никтер, нык курыккан идем шул чакта... Берни дә әйтмәде ул, орышмады да... Менә шулай безнең янга чыгуы бүгенгедәй күз алдымда...

Әй, яшьлек... Гомер узган саен күбрәк искә төшәсең бугай ла син... Җүләр яшьлек... Әле ярый син булгансың... Хәзер ниләр уйлап елмаеп искә алыр идек... Әйе бит...

Гөлзәминә Габдрахманова

Көшкәтбаш-Түнтәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев