Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Без кемнәр? Кемнәрнең кемнәре?

Без кемнәр? Кемнәрнең кемнәре? Ике буын бабайдан кала берсен дә белмибез...

Чаллыда яшәүче, бергә укыган курсташым Дамир Шәйхетдин шәҗәрәләр төзү белән шөгыльләнә, шуның белән гаиләсен туендыра. Әлеге хезмәт 20 меңнән башлап кыенлыклары белән аннан да зур бәһадә булырга мөмкин. Бик күп архивларда казынырга, музейларда булырга туры килә, кыскасы, эзләнәсе дә эзләнәсе... Әмма бер генә табыш та бушлай бирелми, һәрберсенә үтеп керер өчен акча түлисе, шуңа өстәп юл чыгымы, йокысыз төннәр... Шәҗәрә төзү җиңел хезмәт түгел диясем килә, аеруча да бер белмәгән нәсел-кавемнекен төзергә алынсаң. Үз нәселеңнең шәҗәрәсен төзү күпкә җиңелдер.

- Аның да үз авырлыклары җитәрлек, - ди Балтач авылында яшәүче, үзенең нәсел шәҗәрәсен төзегән Вагыйз Таҗиев. - Бер тотынгач, булмастыр инде бу, дип кире куйган идем, тагын этәргеч бирүчеләр табылды да, эшне азагына җиткерә алдым. Бик күп эзләнә торгач, иң уңышлы дип санаган, үзем уйлап тапкан, әлеге (рәсемдә) вариантка тукталдым.Таҗи бабамның 6 баласы, 28 оныгы булган. Дүртенче буында - 83 кеше, бишенче буында - 156, алтынчы буында - 240. Хәзерге көндә җиденче буында 30 бала үсеп килә. Таҗи бабайның 5 буын бабайларын: Сәйфелмөлек, Монасыйп, Якуб, Бикчура, Сарманайны санасак бу шәжәрә 12 буын вәкилләрен эченә ала. Монда искә алынган исемнәрнең саны 550 гә җитә. Ялгызың гына башкарып чыга ала торган хезмәт түгел, үземә дә әби-бабаларның исемнәрен райондашыбыз Гарифҗан абый Мөхәмәтшин белән Гөлсем Миңнебаева табып бирделәр.

Вагыйз абый бәхетле, үткәнен белә, кемнәр блән туган икәнлеген тәгаенли. Ә без, күбебез, кемнәрнең кеме соң? Белмибез...Белербезме икән, анысын да белмибез...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250